Ашыт батыры
Быел халкыбызның яраткан бәйрәме - Сабантуй гадәттәгедән көттереберәк, сагындырыбырак килә. Аның елдагыча уздырыла торган вакыты - июнь ае - мөселманнарның изге Ураза ае көннәренә туры килде. Хәер, җәй үзенең шифалы җылысын алып килергә ашыкмый. Шулай да, тора-бара кояш үзенең нурларын мулрак сибә сыман, көннәр дә җылына төште. Җәйге кояш нурларына...
Быел халкыбызның яраткан бәйрәме - Сабантуй гадәттәгедән көттереберәк, сагындырыбырак килә.
Аның елдагыча уздырыла торган вакыты - июнь ае - мөселманнарның изге Ураза ае көннәренә туры килде. Хәер, җәй үзенең шифалы җылысын алып килергә ашыкмый. Шулай да, тора-бара кояш үзенең нурларын мулрак сибә сыман, көннәр дә җылына төште. Җәйге кояш нурларына төренеп, изге Ураза гаетен дә билгеләп уздык, артыннан илгә Сабантуйлар килә...
Сабантуй димәктән, хәзер урыны-урыны белән концертка, шау-шулы бәйрәм ярминкәсенә, я булмаса, классик спорт төрләре ярышына охшап торса да, борынгы заманнардан килгән гадәт, йола буенча ул беренче нәүбәттә батырлар, җитезләр, уңганнар бәйгесе, игенчеләр бәйрәме. Гомер бакый аның үзәгендә билбау көрәше (татарча көрәш), ат чабышы, шома, биек баганага менү, чүлмәк вату кебек халык уеннары торды. Шулардан иң дәрәҗәлесе, мәртәбәлесе - көрәш. Элек-электән килгән гадәт буенча, кагыйдә буларак, Сабантуй батыры авылдашларының, тирә-як халкының зур хөрмәтенә ия. Ә инде Олы Бәрәзә авылыннан Хафиз батыр ("Бәрәзә Хафиз"), Яңа Кырлайдан Рәдис Сәйфуллин, Наласадан Әхәт Закиров кебек, еллар буена тирә-як халкын шаулатып торган атаклы батырларның исемнәре телдән-телгә, дәвердән-дәвергә күчеп, легендага әйләнде.
Әлбәттә, татар илендә батырлар һәрчак булган. Аларның кайберләре турында хәбәрләр, гасырлар аша кичеп, бүгенге көннәргә килеп җиткән. Мәсәлән, XVIII гасыр урталарында Иске Ашыт авылында яшәгән Мәкәләй бине Ак Суфи атлы кеше (Мәкәләй Ак Суфи улы) шундыйлардан. Бәян ителүенчә, ул гаять көчле һәм бик батыр кеше булган. "Хәзер дә Ашытта искедән калган бик калын, хәтсез юан, ике ат көчкә тартырлык имән баганалар бар. Мәкәләй шул баганаларны үзе ялгыз күтәреп утырткан, дип сөйлиләр" дип яза аның турында XIX гасырда яшәгән күренекле илаһиятче, галим Шиһабетдин Мәрҗани. Берәр җирдә туй яки зур җыен булса да, башка мәҗлесләргә дә чакырылып, ул заманының мәшһүр байлары белән аралашып яшәгән. Туйларга барганда, атын калын чи имән агачыннан кисеп бөккән дуга белән җигеп, башкалар туарып ала алмагач: "Без фәкыйрь кешене игътибарга алмыйлар, атыбызны тугармыйлар, китәм", - дип, мәҗлес иясенә үпкә белдергәч, хуҗалар ялынып, гозер итеп, үзеннән туарта торган булганнар. Эчке мәҗлесләрдә сугыш чыгарып, кешеләрне кыйнап, күп вакытларда аларны киштә аркылы ташлый торган булган. Күрәсең, аңардан байларга да эләккәләгән. Сабырлыклары төкәнгәч, Кышкар байларынан Габдерәшид бай (Габдерәшид бине Госман бине Габделкадыйр), туганнары Сәгыйтьләр, Мәмсә авылында бер мәҗлес ясап, аны явыз ният белән чакырып, бал эчертеп исерткәннәр дә сәндерәгә асып үтергәннәр. Соңында Ашыт суына чыгарып салганнар. Батырның гомере шулай өзелә. Берничә көннән соң, мәете калкып чыккач, Ашыт кешеләре аны Ашыт суы буенда, "авыл асты тегермәне" дип йөртелә торган тегермәннән югарырак, елганың көньягында күмәләр. "Хәзергә чаклы кабере мәгълүм, агачтан чардуган корылган", дип шаһитлый Шиһабетдин Мәрҗани хәзрәтләре аның турында. Бу вакыйга 1756нчы елда, ягъни, моннан 261 ел элек була...
Мөгаен, Казан артында, шөһрәтле Арча, Әтнә якларында Ак Суфи улы Мәкәләй сыман, "типсә тимер өзәрдәй" батырлар хәзер дә бардыр. Аларын - замана батырларын - Сабантуй мәйданнары күрсәтер, танытыр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев