Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Атлар атламас инде... – Шәүкәт Рәхимовның «Әтнә таңы»ндагы соңгы хикәясе

Халык әйтсә, хак әйтер, исем җисемгә туры килмичә калмый. Юкка гына ат елы димәгәннәрдер. Шуңамы ничектер көннәре дә чабышкы атлары кебек бик тиз узып киттеләр сыман, баксаң кыш килеп тә җиткән икән. Хәер, көне-елы гына түгел, гомере дә тиз уза, дөньясы-тормышы да үзгәрә, бүгенге иртәгә ярамый. Машина-трактор заманы, авылның төп...

Халык әйтсә, хак әйтер, исем җисемгә туры килмичә калмый. Юкка гына ат елы димәгәннәрдер. Шуңамы ничектер көннәре дә чабышкы атлары кебек бик тиз узып киттеләр сыман, баксаң кыш килеп тә җиткән икән.

Хәер, көне-елы гына түгел, гомере дә тиз уза, дөньясы-тормышы да үзгәрә, бүгенге иртәгә ярамый. Машина-трактор заманы, авылның төп терәге булган җигүле ат хезмәтен дә җитди-тырыш ат җигүче авыл агайларын да, атларын да күрмәссең. Дөрес хезмәте дә, агайлары да урынында кебек, тик атлары гына шул ел атамасында һәм хәтердә генә калды бугай инде... Ә хәтер димәктән... Тәһәү җигүле ат эшендә. Мулла кушкан исеме бүтәнчә аның. Белмим, нигәдер кайбер исемнәр авыл телендә кыскартыла, ягъни Шаммөхәммәт икән- Шамай, Исмәгыйльҗан -Исмай, Сәхиулла -Сәхәү, Тәхиулла-Тәхәү, ә нигәдер кыскартылмаган озын, читен исемнәр дә дачурта: Гарифҗан, Шәрипҗан, Мөбәрәкҗан... Ә җигүле атта эшләү бу инде авылда дәрәҗәле эш, чөнки бакча сукалыйсымы, тырмалыйсымы, бәрәңге утыртасымы, кунакка барасынмы, салам чәлдерәсеңме, кыз урлыйсыңмы-гозерләнеп шуңа барасың. Яшеме-картымы, олысы-кечесеме килә, Тәһәү гозерләрен үти килде. Әллә шуңамы, авыл халкы кайвакыт сүз җилеме өчендерме инде, колакка ямьсезрәк булган "фәлән итим"нәрне кыстырып сөйләгән Тәһәүне үз итә иде. Ә шуның өстәвенә "Тәһәү ат җанлы кеше, хайван телен белә", дип тә җибәргәлиләр иде. Дөрестер инде, атка, сыер-сарыкка, кош-кортка миһербанлы булды, кулына чыбыркы фәлән, чыбык-чабык алмады, эндәшкәндә кешегә эндәшкән кебегерәк итеп әйтер иде. Бервакыт сыеры картаеп сөт бирми башлагач, иткә тапшыра да, ерак кына бер мари авылыннан сыер алып кайта. Юл ерак булса да, ашаткалап, ял иттергәләп исән-сау кайтып җитә бу. Билгеле инде сыеры да моңа ияләнеп, хуҗасы итеп саный башлый. Җыйнак кына, тыныч холыклы булып күренгән сыерны хуҗабикә дә ошата, ә сыерның үз фикере. Чиләк тотып саварга кергән Рәбига җиңгине имчәк бирмичә изалап чыгара. Ни эшләмәк кирәк, Тәһәү чиләкне ала, тәмәке кабызып каба, абзар ишеге төбендә чуар тавыкка мәхәббәтен белдереп маташкан кара әтәчнең эшен төгәлләгәнен көтеп ала да абзарга кереп китә һәм күп тә үтми чиләк тулы сөт күтәреп чыга. Ярар, бер сава, ике сава, ир кеше бит, эшкә иртәрәк кителә, соң кайтыла. Соңга калган Тәһәүне көтеп түземе беткән хуҗабикә янә абзарга юнәлә. Тик юкка гына, яңадан сөтсез чыга. Аптырагач, өйгә кереп Тәһәүнең киемен кия, авызга тәмәке кыстырып сыер янына керә. Коерык күтәрергә чамалаган сыерга Тәһәү тавышына охшатырга тырышыбрак әйтә: "Җә, җә...фәлән итим, маридан килеп әле монда чорсызланып торасың! Билгеле инде кичен эсвижи эсмәтән белән чәй эчелә. Бервакыт бүтән ат җигүчеләр кул селеккән яшь бияне тәртәгә өйрәтеп, шуның белән эшкә йөри башлый. Болар бер-берсенә шулхәтле ияләшәләр, әйтсәң кеше ышанмас. Кайбер көнне берәр кешенең гозере үтәлә, арыла, кабыла, аяклар атламый башлый. Андый көнне, әйтерсең кеше акылы бар, ат иңбашта Тәһәү капкасы янында туктала, өйдәгеләрнең Тәһәүне алып кереп киткәннәрен көтә дә, кәнүшнигә юнәлә. Эшкә барылмаган көнне Тәһәү сиздермиче генә тоз сипкәләп ипи кыерчыгы кыстыра да( әле ипигә кытлык вакытлар) кәнүшнигә аты яннына юнәлә. Тикшереп ала, ашатылганмы-эчертелгәнме, ягъни. Ипи кыерчыгы ббелән сыйлап ала. Тәһәү килә алмаган көн булса, абзарыннан чыга алса, ат үзе капка янына килә. таптана, пошкыра, башы белән ышкылып капка келәсен шалтырата, чык янәсе Тәһәү, кыерчык алып чык! Сый сый инде ул, кешегә ни дә атка ни, эш тәртибе шуннан башлана. Шулай җәй башы, авыл халкы дәррәү бәрәңге утыртырга яяябышты. Йортта җыелган эшләрне киметергә уйлап, Тәһәү өендә калды. Көнен бәрәңге утыртырга багышлаган Нургали бердәнбер буш булган Тәһәү атын алып кайтып буразнага бастырып куя. Әллә ашыккан, әллә оныткан атлар ияләнгән тәртипне бозып җибәрә. Гадәттә сука эше башлар алдыннан чиләк төбенә бәрәңгеме-ниме турап салып он-көрпә сипкәләп атны сыйлап алалар. Бу юлы чиләк күрмәгән ат күпме генә кусалар да, уңга-сулга таптана, артка чигенсә чигенә, һич кенә дә сука тартып алга бармый. Аптырагач, Нургали дилбегә очы белән ат сыртына берне тамыызып ала. Ат нәрсә, бер пошкырып ала да, буразнага сузылып ята. Башыннан тарталар-тормый, койрыгыннан тарталар тормый, йодырык хәтле күзләрен алартып тик ята. Бәрәңге салырга килгән кешеләр таралыша башлагач, Нургали Тәһәүгә йөгерә. Тегесе ни эшләсен соң инде, гадәтенчә кеше гозерен тыңламыйча калмый, үзенең эше күп булса да "...фәлән итим"ләп Нургалине сүгә-сүгә килеп эшне көйләп җибәрә. Ярар, колхоз атын гына кайгыртып булмый бит әле, абзарда сыер бар, сарык-бозау бар. Ул елларда авыл халкына яңа елга хәтле салам бирмиче каһәрлиләр иде. Күзгә төртсәң күренмәслек бер төнне Тәһәү аты белән якындагы эскерткә салам чәлдерергә юл тота. Бераз төягәч тәмәке кабызып җибәрә. Соң тәмәке юньлегә алып барамы инде? Ул елларда колхоз рәисе булып күрше авылның Габдрахман агай эшләде. Чама артмаса, колхозчыларны юкка-барга җәберләмәде. Тик бер сәер гадәте бар иде, кайбер төнне үзе җигеп йөри торган колхоз айгыры белән ферма, әвен-амбар тирәләрен, якын-тирә басуларны әйләнеп кайта иде. Кирәк бит, чираттагы "обходка" чыккан рәис теге тәмәке утын шәйләп ала да шунда таба юнәлә. Исәбе шыпырт кына килеп каракны тоту. Тик эшне айгыр боза. Караңгы безгә генә караңгы, ә атларга нипачум. Айгыр күптәннән күз салып йөргән яшь бияне сизеп кешни-кешни кушаяклап элдерә башлый. Эшнең хөрти икәнен сизеп Тәһәү тиз генә сызарга чамалый, әмма хыялый айгыр барыбер куып җитә. Хәйран куышалар болар басуда. Караңгыда рәис каракны таный алмый азаплана, ә Тәһәү биясе артыннан чапкан айгырдан котыла алмыйча интегә. Болай гына барып чыкмагач, Габдрахман агай каракны узып китеп, атын-арбасын аркылы куеп тегене туктатмакчы була, тик ни хәтле тырышса да айгыры карак атының койрыгыннан алга уза алмый. Җүләр дә инде бу рәис, кемнең күргәне бар айгырның күзе төшкән бияне узып алдыннан чабып барганын? Аның бит хикмәте алда түгел, коерык ягында! Эш ничек булып беткән булыр иде белмим, шулай бер каткаклыкта кисәк борылган арбадан рәис ничектер төшеп кала. Авылга кайтып җиткәч, Тәһәү беренче капка баганасына айгырны бәйләп куя да өенә кайтып югала. Соңгы тапкыр Тәһәү агайны бушап калган ат абзары янында очраттым, кардада йөргән ябагайлы, тонык күзле дүртләп атны карап тора иде. Исәнләштек, авылга юл тотттык. Юл кибет яныннан уза, кереп тамак чылатып чыгарга тәкъдим ясадым, каршы килмәде. Безнең авыл кибетчеләре гел ирләргә мәрхәмәтле булдылар, чит кеше-кара булмаса үтенечне кире какмыйлар. Бер белән генә булмады, әпитит килеп мич кырыена берничә тапкыр барып килдек. Урамга чыгып тәмәке кабызып саубуллаштык. Аерылышканда икебез генә ишетерлек итеп көйләгән җыры колакка керде:

Безнең авыл юлларыннан

Атлар атламас инде...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев