Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

"Атлар килә, юл бирегез!"

Чабышкылар күренүгә, алып баручының әнә шундый көр авазы ишетелде. Быелгы чабыш үзенчәлекле булды. Беренче чабышта хуҗалыкларның эш атлары, икенчесендә алып баручы Азат Хәйретдинов әйтмешли, «колхозларның элиталары» һәм өченчесендә читтән килгән һәм кайбер элита саналган үзебезнең чабышкылар ярышты. Бу хакта алдан хәбәр иткән идек инде. Ә бит мондый үзгәлекне яратып кабул...

Чабышкылар күренүгә, алып баручының әнә шундый көр авазы ишетелде.
Быелгы чабыш үзенчәлекле булды. Беренче чабышта хуҗалыкларның эш атлары, икенчесендә алып баручы Азат Хәйретдинов әйтмешли, «колхозларның элиталары» һәм өченчесендә читтән килгән һәм кайбер элита саналган үзебезнең чабышкылар ярышты. Бу хакта алдан хәбәр иткән идек инде. Ә бит мондый үзгәлекне яратып кабул итүчеләр күп булды.
Сүз дә юк, ат чабышы - Сабантуй күрке ул. 2 километр 800 метр араны - ике әйләнештән аз гына артык дистанцияне барысы 28 ат, өч «заезд»да чапты. Һәр чабышта беренче өч урынны алучылар финалга үтте. Дөрес, күмәк хуҗалык­лар өчен читтән килүчеләр дә чыгыш ясады.
Беренче чабышта 10 ат катнашты. «Күңгәр»нең «Сивка» кушаматлы 8 яшьлек алашасы өченче килде. Алашадан куркып чапканнардырмы, баштагы ике урынны «Дусым»ның «Иркә» кушаматлы 3 яшьлек һәм «Күшәр»нең «Карчыга» кушаматлы 5 яшьлек бияләре яулады. Җайдаклары - Руслан Лотфуллин, Рамил Галимҗанов. Икенче чабышта 11 ат ярышты. Өченче урынны «Тукай»ның данлыклы «Залет»ы алды. Ни өчен данлыклымы? Беренчедән, Рәдис Шакиров иярләгән айгыр 15нче яше белән бара, аңлашыладыр, «күпне күргән, күпне кичергән» һәм Сабантуй мәйданнарын бер генә иңләмәгән инде ул. Икенчедән, Казанның меңъеллыгына багышланган чабышты катнашып кайткан айгыр бу! Менә шул айгыр «Күшәр»дән 9 яшьлек бия «Красотка»ны һәм «Ленин» өчен чапкан 5 яшьлек «Сафина»ны, мескен бияләр беренче-икенче урыннар алганчы куды. Җайдаклары - Рифат Камалиев, Илсур Габдрахманов. Өченче чабышта 7 чаптар ярышты. Алып баручы әйтмешли, «Кунаклар... һәм аларның атлары чапты». Катлаулы кушаматлар йөрткән чаптарлар белән таныштыра башлауга ук: «Срочно паспортларын алыштырып, үзебезчә, татарча исем кушарга кирәк боларга», - дип куйды. Беренче өч урынны кемнәр яулавын укыгач ук, бу фикер белән килешерсез. Беренче урынны 4 яшьлек айгыр «Альзар» алды. Икенчелекне 4 яшьлек бия «Полианда-Джаз» яулады. Өченче урында 3 яшьлек айгыр «Ланграф» булды. Барысы да «Таң» өчен чыгыш ясадылар.
Финал алдыннан «явный фаворит»ларны да, «аутсайдер»ларны да өздереп кенә әйтерлек түгел иде...
Язманың тулы вариантын газетада укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев