Әтнә районының чираттагы обелискы
Әйшияз авылында Бөек Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан обелиск ачылды.
Ул Күәм авыл җирлеге башлыгы Ленар Сәмигуллин башлангычында, “Уңыш” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте ярдәме, шулай ук Әйшияз авылы мәчете һәм халкы булышлыгы белән оешты.
7 май көнне, ягъни, бүген узган тантаналы ачылышта районның башкарма комитет җитәкчесе вазифаларын башкаручы Рөстәм Хисамиев, Күәм авыл җирлеге башлыгы Ленар Сәмигуллин, “Уңыш” күмәк хуҗалыгын оештыручыларның берсе Әнәс Хәкимов, җирлекнең ветераннар советы җитәкчесе Рүзәл Абдуллин, Әйшияз авылы имамы Гаяз хәзрәт Нуриев, гомумән, авыл халкы катнаштылар. Чараны мәдәният йорты һәм мәдәният хезмәткәрләре, шулай ук укучылар тарафыннан әзерләнгән концерт номерлары бизәде. Ул гына түгел, янәшәдә торучы сугыш чоры автомобиле аны тагын да матуррак итте.
Рөстәм Хисамиев мондый чара оештырган авыл халкына, көче кергән һәркемгә рәхмәтен белдерде.
- Тарихыбызны белергә, яшь буынны патриотик рухта тәрбияләү өчен бик мөһим бу, дип ассызыклады үз чыгышында.
Ленар Сәмигуллин да обелиск булдыруга көче керүчеләргә олы рәхмәтен җиткерде:
- Бөек Ватан сугышы авырлыкларын, Бөек Җиңү алып килгән шушы исемлектәге авылдашларны без һәрдаим истә тотарга тиеш, диде.
Әлеге чара Ватанны саклап төрле яуларда һәлак булган, бүген дә изге бурычын үтәп шәһит киткән авылдашларны, райондашларны искә алып, Гаяз хәзрәтнең алар рухына багышлаган моңлы азаны һәм Коръән укуы белән тәмамланды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев