“ӘТНӘ – ПОЛИГОН”
Питрәч районында узган республика агросәнәгать комплексының 2012 ел эшчәнлегенә багышланган семинар-киңәшмәсендә безнең район терлекчелеге турында да фикер яңгырады.
ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов: "Әтнә терлекчелеге - тәҗрибә өйрәнү өчен зур полигон ул", - дип белдерде. Дөрестән дә, бу өлкәдә мактанырлыгыбыз бар, бюджетның 80 проценты диярлек терлекчелектән, сөттән кергән финанс чыганаклары исәбенә формалаша. Сөт саву буенча республикада алдынгылар рәтендә без. 25 февральгә республикада бер баш сыердан уртача савым - 12,4 кг, ә Әтнә районыныкы - 19,3 кг. Бездән соң баручы Сабаныкы - 17 кг. Аннан соңгы Балтач, Кукмара, Кайбыч, Актаныш, Буа сыерлары тәүлеклек савымны 16-14 килодан арттырмыйлар. "Иң мөһиме - сату", - диярсез. Монда да күрсәткечебез һәм тоткан урыныбыз өметле: республиканың 4 районы гына бездән күбрәк сава. Ә бит бездә сыерлар саны күпкә аз. Нәтиҗәдә, авыл хуҗалыгы җирләренең 1 гектарына җитештергән сөтебез 2,16 кг булды. Чагыштырыгыз: республикада план буенча савым сыерлары саны - 240379 баш, ә Әтнәдә - 6001 баш кына. Димәк, республика буенча алсак, бездә савым сыерлары саны - 2,5 % чамасы гына, әмма саткан барлык сөтнең 4 проценты безнең район өлешенә туры килә! Уңай якларыбыз болар гына түгел: шул ук республика мәгълүматларыннан күренгәнчә, алдагы елдан 15,8 т, ай башына карата 6 т сөтне күбрәк сатабыз.
Район күмәк хуҗалыкларының 25 февраль мәгълүматларына күз салыйк. Бер баш сыердан саву буенча "Шахтер", "Күшәр", "Мәңгәр", "Ташчишмә" хуҗалыклары алда баралар, шул ук вакытта "Күңгәр", "Уңыш" хуҗалыклары артта, сводканың "койрыгы"нда сөйрәләләр. Шөкер, "Тукай" да барлык саткан сөт күләмен сизелерлек арттырды.
Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Хәмит Фазылҗан улы бик кызыклы саннар җыелмасы тупланган мәгълүматлар бирде. Анда 1995-1994 ел нәтиҗәләре бирелгән. Ул елларда район хуҗалыклары саткан барлык сөт күләме 60 т-га да җитә алмаган. "Ташчишмә"нең 1995нче елда саткан 2000 килосын һәм бүгенге 8000 кг-ын, "Ленин" белән "Татарстан"ның икесе бергә саткан сөт күләмен бермә-бер арттыруын, "Күшәр"нең ул чорда 3000 кг сөт сатып, хәзер аны 8000 кг-нан да арттыруын күреп куандым.
Ә бит бу уңышларның нигезе, беренче чиратта, район җитәкчелегеннән - яңалыкларны кертү, куллану, үтәтүдән тора. Азык базасын камилләштерү дә уңай нәтиҗәләр бирә, актив моцион куллану, терлекләрне кардага чыгару да бик мөһим. Әйтик, актив моцион куллану сыерның теләккә килүен 92 процентка кадәр билгеләү мөмкинлеге бирә. Ә кардага гына чыгару мондый мөмкинлекне - 79 %, кардага бөтенләй чыгармау, ягъни, сиптә генә тоту 3 % күләменә калдыра. Терлекчелектә яңача тәрбия чаралары, заман технологияләрен куллану кирәк.
Беренче багана - хуҗалыклар, икенче - 25нче февральгә бер баш сыердан уртача савым, өченче - бу көнне зачет исәбеннән сату, өченче, бишенче - алдагы елдан артык яки ким.
Шахтер 24,29 +4,38 15887 +3531
Күшәр 23,20 +5,20 8150 +1700
Мәңгәр 22,93 +2,66 13003 +2168
Ташчишмә 22,89 +3,95 8357 +1355
Таң 19,41 +2,89 16274 +2519
Дусым 18,77 +0,69 10999 +133
Ленин исем. 18,74 +1,52 20315 +3382
Тукай 16,35 +3,42 15877 +3725
Күңгәр 14,40 +1,40 5429 +753
Уңыш 14,58 +0,91 8435 +886
Район буенча 19,29 +2,60 122726 +20152
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев