Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
Җәмгыять

Һава торышына бәйле

Ел саен урам юллары каралып торса да, проблемалар туа тора. Олы Әтнәдә яшәүче Фәймә Һадиеваның соравы әнә шул темага багышлана. "Октябрь һәм Марсель Сәлимҗанов урамнарын яхшы юл белән үзара тоташтырдылар. Бу хакта язып та чыктылар. Әмма "Сәти күпере" янында, су буенда 100 метрлап урам юлы шул килеш калды. Югыйсә аннан...

Ел саен урам юллары каралып торса да, проблемалар туа тора. Олы Әтнәдә яшәүче Фәймә Һадиеваның соравы әнә шул темага багышлана.
"Октябрь һәм Марсель Сәлимҗанов урамнарын яхшы юл белән үзара тоташтырдылар. Бу хакта язып та чыктылар. Әмма "Сәти күпере" янында, су буенда 100 метрлап урам юлы шул килеш калды. Югыйсә аннан мәктәпкә, бакчага балалар йөри, күпме халык үтә. Шуннан ук чүп-чар җыючы трактор уза, сикәлтәле юлда чүп-чарның коелып калуы табигый хәл. Эшлибез дип вәгъдә биргәннәр иде бит".
Әлеге сорау белән Олы Әтнә авыл җирлеге башкарма комитеты башлыгы Ренат Мөхәмәдҗановка мөрәҗәгать иттек. "Проблема белән таныш без, ул тирәне барып карадык. Һава торышы мөмкинлек бирүгә, урамны рәтлибез", - диде җитәкче. Ул белми әйтмәс. Шулай булгач бераз сабыр итик.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев