Әтнә яңалыклары

"Әтнә таңы" газетасы - Әтнә районы

16+
Җәмгыять

Авариягә тизлек гаепле

Район ЮХИДИ җитәкчесе Рифат Нурмехаметов сүзләренә караганда, кичә Олы Әтнә-Түбән Бәрәскә юлында килеп чыккан юл-транспорт фаҗигасе буенча тикшерү эшләре бара.

Административ тикшерү нәтиҗәләрен соңрак хәбәр итәрбез.Биредә "14" модельле "ВАЗ" һәм "Лада-Приора" бәрелешкән иде. Беренчел нәтиҗә шул - биредә тизлек гаепле. Райондашларны кабат кисәтәбез: юллар һаман тайгак, азрак кар өстәлсә "талкан"га әйләнә. Тегесе дә, монысы да тәҗрибәле йөртүче өчен дә зур сынау. Кышкы чорда автомобиль тизлеген сизелерлек дәрәҗәдә киметеп йөрү отышлырак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев