Август аенда бакчада башкарасы эшләр - "Әтнә таңы"
Август аенда яшелчә бакчасында башкарасы эшләр.
Кара карлыган, крыжовникның уңышын җыюга куакларга мул итеп су сибәргә һәм кипшенгәч йомшартырга кирәк.
Слива, груша һәм алманың коелганнарын җыеп (бу очракта зарарлы, авыру җимешләр турында сүз бара) эшкәртергә яки җиргә күмәргә, компост ясарга керешергә кирәк. Алмагач һәм башка агачлар тирәсен тагын бер йомшартып чыгу зарур
Яшелчәләрне үстерү дәвам итә. Помидорның, брюссель кәбестәсенең башларын чеметергә кирәк.
Кыяр түтәлендәге саргайган (аеруча парниктагыларын) яфракларны җыеп компостка кушарга. Укроп, редис һәм салат чәчәргә мөмкин.
Яшелчәләрдән кышка төрле ризык әзерлиләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев