Автобусларда балаларны төркемләп йөртү турында мәгълүмат тапшыру тәртибенә үзгәрешләр керде
Хокук сагында Автобусларда балаларны төркемләп йөртү турында мәгълүмат тапшыру тәртибенә үзгәрешләр керде Агымдагы елның 1 апреленнән Россия Эчке эшләр министрлыгының балаларны автобусларда төркемләп йөртүне оештыру турында мәгълүматны бәян итү тәртибенә үзгәрешләр керде. Әлеге боерык балаларны автобусларда төркемләп йөртүне оештыру Кагыйдәләре турындагы Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2013 елның 17 декабрендә расланган №1177...
Хокук сагында
Автобусларда балаларны төркемләп йөртү турында мәгълүмат тапшыру тәртибенә үзгәрешләр керде
Агымдагы елның 1 апреленнән Россия Эчке эшләр министрлыгының балаларны автобусларда төркемләп йөртүне оештыру турында мәгълүматны бәян итү тәртибенә үзгәрешләр керде. Әлеге боерык балаларны автобусларда төркемләп йөртүне оештыру Кагыйдәләре турындагы Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2013 елның 17 декабрендә расланган №1177 нче карарын гамәлгә ашыру максатларын күздә тотып эшләнгән.
Тәртип буенча, балаларны автобусларда йөртү башланган көннән дәүләт автоинспекциясенең район бүлекчәсенә хәбәр бирелә, ә ул булмаса, РФ субъекты буенча Россия Эчке эшләр министрлыгының тиешле дәүләт автоинспекциясе бүлекчәсенең территориаль органына әйтелә. Тармак боерыгы белән мәгълүмат бирү эчтәлегенә карата таләпләр куелган. Хәбәрнамәдә фрахтователь (ташу заказчигы), фрахтовщик (ташучы) маршрутның программасы, автобус, йөртүче, юридик затлар өчен хәбәр бирүче зат турында мәгълүматлар булырга тиеш. Хәбәрнамә юл хәрәкәте куркынычсызлыгын тәэмин итүче өчен җаваплы оешма җитәкчесе яисә вазыйфаи зат тарафыннан шәхсән яки электрон формада бирелә. Әгәр дә балалар төркемнәрен ташу фрахтование килешүе буенча оештырылса, хәбәр үзара килешү нигезендө фрахтователь яки фрахтовщик тарафынан тутырыла.
Дәүләт автоинспекциясе билгеләнгән Кагыйдәләр нигезендә балаларны автобусларда төркемләп йөртүне оештыру турындагы хәбәрнамәне бирү вакыты - йөртү башланганчы 2 көннән дә соңга калмыйча бирелә. Хәбәрнамә кергән очракта автобусны теркәү һәм аңа техник карау үткәрү, шулай ук йөртүченең автобус белән идарә итүгә хокук бирүче "Д" категорияле таныклыгы булуы турындагы мәгълүматларның дөреслеге тикшерелә. Моннан тыш, йөртүченең соңгы елда йөртү хокукыннан мәхрүм ителү яки административ арест каралу, юл хәрәкәте өлкәсендәге административ хокук бозулар юклыгы турындагы мәгълүматлар да карала.
Марат ГАЗИЗОВ,
Прокурор урынбасары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев