Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

“Авыл агачлар белән ямьле”

Кеше үз гомерендә берне генә булса да агач утыртырга тиеш, дигән гыйбарә бар халкыбызда. Май аенда шомыртлар, алмагачлар чәчәк аткандагы матурлыкны әйтеп тә, сөйләп тә бетерерлек түгел, җәннәт бакчасы инде "урман-авыллар" бу чорда. Элекке бабайларыбыз бу изге матурлыкны ярата, күрә белгәннәр. Алар утырткан күркәм шомырт, миләшләр картаеп киләләр инде. Хәзер...

Кеше үз гомерендә берне генә булса да агач утыртырга тиеш, дигән гыйбарә бар халкыбызда.
Май аенда шомыртлар, алмагачлар чәчәк аткандагы матурлыкны әйтеп тә, сөйләп тә бетерерлек түгел, җәннәт бакчасы инде "урман-авыллар" бу чорда. Элекке бабайларыбыз бу изге матурлыкны ярата, күрә белгәннәр. Алар утырткан күркәм шомырт, миләшләр картаеп киләләр инде. Хәзер кешеләр бу матур изге эш - бабайлар бүләк иткән матурлык белән кызыксынмый башладылар. Авыл урамында ник бер яңа шомырт, миләш агачы үссен? Шомыртны балалар бик яратып ашый, миләшне бик матур бүрекле кошлар үз итә.
Агачсыз авыл давыл узган кебек шыксыз була. Безнең авылга якын гына Яңа Мәзикәү авылы бар иде. Әнигә ияреп миңа да барырга туры килде бу авылга. Урамдагы һәр йорт турысында үсә дә үсә инде, һәр хуҗалыкта алмагач бакчасында шаулап утыра иде. Авыл башындагы рәшәткәле йорт бакчасында эре-эре карлыганнар үсә иде, мине бик сыйлады юмарт рус абый. Бакчасына кереп үзе күрсәтә иде тәмле карлыганнарны. Һәр бакчада алмагач була иде. Илшат Гыйниятов V сыйныфта укыганда авыл башында яшь кенә миләш агачы утыртты, Сөбханалла, шушы миләш агачы зур үсеп авылга ямь биреп утыра хәзер. Бәлки мәктәптә булгандыр бу тәкъдим ул чорда, үзе бер истәлек бу. Агач, гөл, чәчәкләр, агачлар утырткан кешенең күңеле дә саф, изге була. Моннан шактый ел элек тракторлар таптамасын дип июль аенда кечкенә генә алмагач алып кайтып утырттым. Ара-тирә су сипкәләдем. Хәзер зур алмагач булып үсеп, алма бирә башлап, ишек алдына ямь биреп утыра ул. Ташламыйк бабайларның бу изге гадәтен.

Фидаиль Кадимов фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев