АВЫЛ ИСЕМНӘРЕ
Аларның ничек, ни сәбәпле килеп чыгуын, нәрсә аңлатуын төгәл итеп ачыклау бик авыр. Күп очракларда мөмкин булмаган эш. Мәсәлән, республикабыз башкаласы Казан шәһәре исеменең килеп чыгуы берничә төрле аңлатыла. Шәһәр булып киткән Арча торак пункты белән дә шундый ук хәл. "Шашы" сүзе кергән авыл исемнәре дә шулай ук. Мәсәлән, филология...
Аларның ничек, ни сәбәпле килеп чыгуын, нәрсә аңлатуын төгәл итеп ачыклау бик авыр. Күп очракларда мөмкин булмаган эш.
Мәсәлән, республикабыз башкаласы Казан шәһәре исеменең килеп чыгуы берничә төрле аңлатыла. Шәһәр булып киткән Арча торак пункты белән дә шундый ук хәл. "Шашы" сүзе кергән авыл исемнәре дә шулай ук. Мәсәлән, филология фәннәре докторы Гомәр Саттаров ул исемне угрофиннар-урдмуртларда булган "Шашы, Шаша" (кыяк, озын яфраклы камыш) сүзеннән алынган дип яза. Икенче филология фәннәре докторы Марсель Әхмәтҗанов, Олы Мәңгәр авылы тарихын, анда яшәгән кешеләрнең борынгы шәҗәрәләрен тәрҗемә итеп китап бастырган галим. Үзбәк телендә элек ташны аңлатучы "шаш" сүзе булуын, Ташкент шәһәренең дә элек "Шашкент" диеп аталуын, шуның өстенә Ташкенттан ерак түгел "Шашы" исемле торак пункт булуын дәлил итеп китереп, элекке заманнарда безнең якларга килгән Шашкент сәүдәгәрләре шундый исемне безнең авылларга (Түбән Шашы, Яңа Шашы) кушканнар дип саный.
Республикабызда булган инеш, елга, күл исемнәрен өйрәнгәндә авыл тарихларын да авыл кешеләреннән сорашып язып алган галимә Фирдәвес Гарипова ул авыл исемнәрен яннарыннан аккан "Шашы" елгасының яз көннәрендә ташып, шашып агуы белән бәйләп күрсәтә.
Соңгы вариант, минем уемча, авыл кешеләренең фаразы гына. Ни өчен дигәндә, язгы су барлык елгаларда да ташып, шашып ага, ә Шашы елгасы бер генә. Шулай ук Шашы авыллары янында ул заманнарда таш чыгару карьерлары яки башка чыганаклар булмаган дип әйтеп була. Югары Шашы авылыннан көньяктарак булган хәзерге "известняк" таш карьерын ул вакытта белмәгәннәрдер дә, ташы да нык түгел. Гомәр Саттаров Күшәр авылы атамасының килеп чыгышын чувашлардагы бәйрәм исеме "Кушар" белән бәйләп аңлата. Кушар (Күшәр) бәйрәме язын аерым бер урында үткәрелгән. Анда катнашкан кызлар, егетләр үзләренә пар күзләгәннәр.
Әйшияз авылы атамасын Гомәр Саттаров Гайшә исемле хатын-кыз исеменнән һәм төрки телдә дала, тигезлекне белдерүче сүздән килеп чыккан дип яза. Ләкин муллалар метрикаларда 150 ел элек үк гарәп хәрефләре белән "Айша асты", дип язганнар. Җир йөзендә шактый мең еллар патриархат хакимлек итү сәбәпле, авыл-шәһәрләргә хатын-кыз исемнәре бирелми. Шуңа да Әйшияз авылы атамасын Әйшә исемле ир кеше исеменнән килеп чыккан дип уйлап була. Яшел Үзән районындагы Әйшә авылы исеменең килеп чыгышы да шулай фаразлана.
Дөбъяз авылы атамасы да гарәпчә метрикаларда "Топьяз" дип язылган. Гомәр Саттаров фикеренчә, Биектау районындагы Дөбъяз, Олыяз, Торнаяз авыл исемнәрендәге яз сүзе "дала, тигез кыр, басу"ны белдерә. Шуңа да Топьяз сүзе төп, үзәк дала, кыр, басу дигән мәгънәдә булып чыга. Шул ук галим язуынча, Комыргуҗа авылы атамасы Гомерхуҗа дигән кеше исеменнән үзгәреп киткән. Гомерхуҗа исеме озын гомерле, озак яшәүчән, исән булуларыннан чыгып бирелгән.
Күлле Киме авылы атамасы Күлле елгасы буена урнашканлыкны хәбәр итә. Киме сүзе борынгы төрки теленең кимекәй, (берәр әгъзасы җитешсез) ким булган ир балаларга бирелгән. 1762-1764 елларда булган 3 ревизия язуларында да берничә тапкыр Кишет, Әтнә авыллары кызлары Күлле елгасы буендагы авылга (исеме язылмаган) кияүгә чыкканнар. Күлле Киме авылында 1890-1934 елларда урядник итеп куелган мәшһүр Җамал казак яшәгән. Ике хатыннан шактый балалары туган. Җамалетдин Габделгани улы 1848 елда Сембер губернясы Буа өязе, Янтуган волосте Сарылы авылында туган. Анда да балалары булган, күрәсең. 1905 елда Күлле Киме авылының Бибихөсни Хәлиулла Заһидулла улының кызы 22 яшендә Сары авылына 26 яшьлек Габдрахман Җамалетдин улы Габделганиевкә кияүгә чыккан.
Күәм авылының атамасы килеп чыгуын да берничә төрле аңлаталар. Марича "ташлы, ташлык" дигәнне аңлата дип тә, "XIV-XVII гасырларда Идел буенда яшәгән нугай кабиләләре арасында булган "Кубан" этнонимына якын тора" дип тә язалар.
Дусым авылының атамасы Дусмөхәммәт исеменең кыскаруы аркасында барлыкка килгән. "Дус" тамырына "ым" кушымтасы куеп ясалып, иркәләгән, сөеп әйтүне белдергән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев