Әтнә районының авыл урамнары яктыра
Агымдагы елда Татарстан хөкүмәте яңа программа нигезендә авыл урамнарын яктыртырга карар кылды.
Бәрәскә авыл җирлеге башлыгы Сәид Әхмәдуллин белән шул хакта сөйләштек.
- Урамнарны яктырту Татарстан дәрәҗәсендәге проблемага әйләндеме икәнни?..
- Тик мәсьәләнең икенче ягы бар - базар икътисады шартларында һәрнәрсәнең, шул исәптән урамдагы багана лампочкаларын яктыртучы электрның да учеты булырга тиеш. Аннан соң, урам уты тиешле дәрәҗәдә булмаган авыллар да бар бит әле.
- Алайса, үзегезнең җирлеккә керүче авыллар мисалында бу программа эшчәнлеген кыскача аңлатып үтегез әле.
- Бу программа берьеллык кына түгел. Аны дәүләт финанслаган тәртиптә, подрядчы оешма килеп, эшләп тапшыра. Бәрәзә авылының яртысында эшләнде инде. Быел тагын бер учет пункты оештырыла, тагын 10 багана уты куелачак. Барысы 700 метр "Бишенче чыбык" сузыла. Бәрәскәдә дә бер учет "ноктасы", 10 багана уты урнаштырырга һәм 600 метр чыбык сузарга кирәк.
- Ә Эшкәтәдә кайчан була?
- Киләсе елга дип планлаштырабыз. Авылда урам утлары әле дә яна, тик - әйткәнемчә, учетсыз гына.
- Кайда һәм күпме багана уты кирәклеген кем билгели?
- Урыннарын үзебез билгелибез. Әйтик, Бәрәскәнең авыл эчендә багана утлары бар, хәзер олы юл кырыйларына яктылык кирәк. Подрядчы белән килешү төзедек инде. Тиздән килеп, эшли башлыйлар.
- Багана утларын яндыру-сүндерүне кем башкара?
- Моннан соң багана утын кеше яндырып-сүндереп йөрми. Җитештерүче багана утын фотореле яки вакыт таймеры белән көйли. Ут автомат рәвештә - караңгы төшүгә бәйле рәвештә яки билгеле бер вакытларда яна һәм сүнә торган була. Әлеге программа тормышка ашкач, авыл урамнары, шул исәптән олы юллар да күпкә яктырачак.
- Әңгәмәгез өчен рәхмәт.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев