“Авылны да, Ниязны да яраттым”
"Авылны да, Ниязны да яраттым" Чын авыл тормышын күрәсең килсә, Әтнә районына кайт икән! Биредә борынгы гореф-гадәтләрне бик кадерләп саклыйлар, халык әле дә совет чорында яши кебек. Бер дә зарланмыйлар үзләре, хезмәтләре дә югары бәяләнә. Тагын бер күркәм күренеш җәлеп итте: биредә төп йортта килен-каенаналар матур гына яшәп ята. Язмам...
"Авылны да, Ниязны да яраттым"
Чын авыл тормышын күрәсең килсә, Әтнә районына кайт икән! Биредә борынгы гореф-гадәтләрне бик кадерләп саклыйлар, халык әле дә совет чорында яши кебек. Бер дә зарланмыйлар үзләре, хезмәтләре дә югары бәяләнә. Тагын бер күркәм күренеш җәлеп итте: биредә төп йортта килен-каенаналар матур гына яшәп ята. Язмам геройлары Гөлназ һәм Нияз Шәйхиевләр дә әти-әниләре белән тату гомер кичерәләр.
Гөлназ - күрше Яңа Шашы авылы кызы. Мәктәпне бетерүгә, сыерлар янына, фермага эшкә килә. "Начар билгеләргә укымадым. Имтиханнарымны да әйбәт бирдем. Авылда каласым килгәнгә, беркая да чыгып китмәдем. Шулай итеп, үз авылымда өч ел сыер саугач, Ниязга кияүгә чыктым. Ул чакта каенанам Наилә дә фермада эшли иде, - дип сөйли Гөлназ. - "Күңгәр" колхозында эшли башлаганыма да 17 ел булды инде. Эшемне бик яратам. Маллар янында йөргәндә, җаным ял итә". Сүзгә ире дә кушыла. "Без бит - авыл балалары. Әни белән кечкенәдән фермага йөри идем. Аның тырыш хезмәтен күреп, мин дә малларга якынайдым. Өйләнгәч тә, бөтен гаиләбез белән терлекчелектә эшли башладык. Бар кеше шәһәргә киткәндә, авылда калуыбызга үкенмибез. Хатыным да сабыр, тыныч кеше булды. 17 ел буена әти-әни белән дус яшибез. Өйдә тыныч булганда, яратып эшлисең", - ди ул.
Нияз белән Гөлназ уртача 30ар мең сум акча ала икән. "Авыл җире өчен күп тоелса да, ямыйсы "тишек"ләр күп. Газга, утка түлисең. Йорт-җирне дә карап торырга кирәк. Әмма зарланмыйбыз. Акчабыз җитә", - ди Нияз. Колхоз рәисе Илнур Галиәхмәтов тә сүзгә кушыла. "Нияз белән Гөлназ соңгы бер елда бик җаваплы эш башкаралар. Сыер бозаулату бүлегендә эшлиләр. Кайчан карама, гел фермада алар. Хезмәтләренең хөрмәтен дә күрәләр. Тырышлык югалмый. Әнә Нияз өр-яңа машина алып куйды. Элек фермага мондый машиналарда йөрүчеләр юк иде, - ди ул. - Авыл халкы тырыш. Сыер савучылар арасында яшьләр дә бар. Шуңа күңелдә горурлык хисе туа. Фермада малың, эшләр эшең булганда гына киләчәккә өметләнеп була.
Фермада эшләүчеләр вакыт белән исәпләшми. Бигрәк тә сыер бозаулатучылар. "Кайвакыт төнлә дә каравыллап торабыз. Бозаулыйсы сыерлар билгеле бит инде. Һәркайсының аерым карточкасы бар. Шунда барысы да языла. Берничә тапкыр бозаулаган сыерлар белән эшләү җайлы. Таналарны өйрәтү кыенрак. Безнең максат - бозаулап, бер сәгать узуга, сыерны саву. Шул угызны вакытында бозауга эчертергә кирәк", - ди Гөлназ. Узган ел игез бозаулар саны күп булган. Быел гыйнвар аенда да инде дүрт пар бозау туган. Терлекчеләр бар серне дә әйтеп бетерергә ашыкмый. Узган ел 621 бозау алганнарын да авызларыннан көчкә "тартып" алдык. Шул бозауларның ничә сыердан туганын барыбер...
Тулысы белән укыгыз: http://vatantat.ru/index.php?pg=262
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев