«Авырткан чакларымда кулларында йөртәләр” - "Әтнә таңы"
Олы Мәңгәр авылында гомер кичерүче Оркыя әби Нургалиева гаиләдәгеләре турында әнә шулай ди. Зур, якты, матур йортта улы Камил, килене Фәридә тәрбиясендә кадер-хөрмәт күреп яши ул. Оныклары Энҗе, Рәзинә, Зөбәрҗәт, Фәнүзә, кияүләре, оныкчыклары да аңа бик рәхмәтле. Шулай булмыйни, һәркайсын тәрбияләгән, вакытында киңәшен биргән, авыр чакларында ярдәмгә килгән газиз кешеләре...
Олы Мәңгәр авылында гомер кичерүче Оркыя әби Нургалиева гаиләдәгеләре турында әнә шулай ди.
Зур, якты, матур йортта улы Камил, килене Фәридә тәрбиясендә кадер-хөрмәт күреп яши ул. Оныклары Энҗе, Рәзинә, Зөбәрҗәт, Фәнүзә, кияүләре, оныкчыклары да аңа бик рәхмәтле. Шулай булмыйни, һәркайсын тәрбияләгән, вакытында киңәшен биргән, авыр чакларында ярдәмгә килгән газиз кешеләре бит. Зөбәрҗәтттән кала калганнары шәһәрдә яшәсәләр дә, әбиләрен онытмыйлар. "Кайтып керүгә иң беренче яныма килеп хәлемне беләләр, күчтәнәчләрен тапшыралар", - ди үзе. Ә Зөбәрҗәт аерым бер тарих. Сәламәтлеге ягыннан чикләнгән булса да, әбине бер минутка да калдырмый ул. Капка төбендә бергәләп каз бәбиен сакласалар да, җәй буена дәүәнидә кунакта булган оныкчыкларны карап - күзәтеп утыралармы - гел бергә алар.
Оркыя әби үзе элекке Кызыл Армия, хәзерге Яңа Чишмә районы Шахмай авылында туып үскән. Гаиләдә өч бала була алар. Әтиләре бик иртә вафат була. Мәктәпне тәмамлаганнан соң Чистай педагогия училищесының мәктәпкәчә тәрбия бүлегенә укырга керә. 1945 елны аны тәмамлаганнан соң, Әтнә районына юллама ала. 5 кыз кайталар алар безнең якларга. Казаннан бирегә кайтканчы күргәннәре үзе бер тарих. Ул чагында мәгариф бүлеге мөдире булып Рәбига Вәлиева, мәктәпкәчә тәрбия буенча инструктор булып Зәкия Хәсәнова эшли. Кызларның икесен Олы Мәңгәргә, берсен - Арыга, берсен - Бәрәскәгә билгелиләр. Оркыя апа исә Олы Әтнәдәге балалар бакчасында эшли башлый. Ике ай узганнан соң ял көннәренең берсендә иптәш кызлары янына Олы Мәңгәргә кунакка килә ул. Шул чакта биредәге бакчага тагын бер тәрбияче кирәклеге ачыклана. Кыз озак уйлап тормый, райондагылар белән килешеп Мәңгәргә кайта. Биредә үзенең пары - Мөхәммәт абыйны очрата, бергәләп тормыш коралар. Өч бала тәрбияләп үстерәләр. Оркыя апага авылда урнашкан балалар йортында эшләргә дә насыйп була. Биредә тәрбияләнүчеләр аны әле дә җылы сүз, олы хөрмәт белән искә алалар.
Өйләренең чын мәгънәсендә тоткасы - зирәк киңәшче, тәҗрибәле Акъәби, гаиләләрендәге иң кадерле кеше булып яши Оркыя әби. Шушы яшькә җитүенең сәбәбен дә гаиләсе белән бәйли. "Бу яшькә кадәр яши дә алмас идем - гаиләм , якыннарым тәрбиясе нәтиҗәсе", ди үзе дә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев