Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Авыручылар саны һаман арта

Көнүзәк мәсьәлә Авыручылар саны һаман арта Сулыш юлының вируслы авыртулары хакында язып торабыз. Балалар бакчасының бер группасы карантинга ябылганлыгын беләсез. Башка карантин игълан ителгәне юк. ОРВИ белән авыручылар саны да һаман кимеми, алып барылган мониторинг әнә шуны күрсәтә. "Район үзәк больницасына өч көн дәвамында 22 кеше мөрәҗәгать итте: беркөнне 10...

Көнүзәк мәсьәлә

Авыручылар саны һаман арта

Сулыш юлының вируслы авыртулары хакында язып торабыз. Балалар бакчасының бер группасы карантинга ябылганлыгын беләсез. Башка карантин игълан ителгәне юк. ОРВИ белән авыручылар саны да һаман кимеми, алып барылган мониторинг әнә шуны күрсәтә.

"Район үзәк больницасына өч көн дәвамында 22 кеше мөрәҗәгать итте: беркөнне 10 кеше килде: алтысы бала, дүртесе олылар, икенче көнне 7 авыру мөрәҗәгать итте, дүртесе бала; өчесе олылар, аннан соңгы көндә 5 кеше хәле авыраеп мөрәҗәгать итте, аларның өчесе бала, икесе - олы кеше. Өзлегү нәтиҗәсендә бер кешене пневмония диагнозы белән стационарга салып дәвалыйбыз. Мәктәпләргә, балалар бакчаларында үтә торган иртәнге фильтрлар көчәйтелде, аларга элек шәфкать туташы гына йөрсә, хәзер табиб-педиатр да өстәлде. Алар шәфкать туташы белән берлектә тикшерү уздыралар, балалар бакчасына килгән балаларны борып кайтару очраклары да булды...",- дип яңа мәгълүмат бирде баш табиб урынбасары Гөлия Мифтахетдинова.

Ә саклану чараларын инде беләсез, бу хакта алдагы саннарда яздык. Үтәү генә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев