Ай саен 350 миллион сум керемеңне югалтып кара әле...
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия күләмендә чаң сукканнан соң, сөт бәяләре буенча илдә уңай үзгәрешләр булачагына өмет уянган иде. 22 февральдә "Россельхознадзор" Белоруссиянең берничә эшкәртү предприятиесеннән сөт һәм сөт продукцияләре кертүне тыйгач, җитештерүчеләребез җиңел сулап куйды. Әмма мондый хәл озакка бармады. Берничә тәүлектән соң, төрле сәбәпләр белән чикләү вакыты 26...
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия күләмендә чаң сукканнан соң, сөт бәяләре буенча илдә уңай үзгәрешләр булачагына өмет уянган иде. 22 февральдә "Россельхознадзор" Белоруссиянең берничә эшкәртү предприятиесеннән сөт һәм сөт продукцияләре кертүне тыйгач, җитештерүчеләребез җиңел сулап куйды. Әмма мондый хәл озакка бармады. Берничә тәүлектән соң, төрле сәбәпләр белән чикләү вакыты 26 февральгә, тора-бара 6 мартка күчерелде. Аннары "Россельхознадзор" карарының 15 мартта гамәлгә ашырыла башлаячагы мәгълүм булды. Бу юлы сәбәпләрен аңлатып торуны кирәк дип тә тапмадылар.
Мондый хәлне беренче чиратта Белоруссия җитәкчелеге, аерым алганда әлеге республика авыл хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Леонид Миринич җитәкчелегендәге делегациянең, Мәскәүгә килеп, төрле дәрәҗәдә сөйләшүләр алып баруының нәтиҗәсе дип аңларга кирәктер. Һәр ил беренче чиратта үз җитештерүчеләре мәнфәгатен кайгыртырга бурычлы.
Озакка сузылган үзара килешүләрне кискен генә өзеп тә булмыйдыр шул. Әмма төрле юллар белән чик аша үтеп, безнең предприятиеләрне арзанлы чимал белән кирәгеннән артык тәэмин итүнең нәтиҗәләрен чит илләр дә аңларга тиештер ләбаса. Рәсми саннардан күренгәнчә, чагыштырмача кыска гына вакыт эчендә складларда атланмайның запасы - 83 процентка, сыр һәм сыр продукцияләренең запасы 35 процентка арткан. Мондый шартларда илгә чикләнмәгән күләмдә сөт һәм сөт продуктлары, аеруча коры сөт порошогы кертүне дәвам итү - үзебезнең җитештерүчене тәмам аяктан егу дигән сүз бит ул.
Шөкер, Татарстан терлекчеләре әлегә төшенкелеккә бирелергә җыенмый. Хәтта узган елның шул чоры белән чагыштырганда да хуҗалыклар сөтне 68 тоннага артыграк җитештерә. Ике айлык нәтиҗәләрдән күренгәнчә, үсеш өч процент тәшкил итә.
Кукмара районы хуҗалыклары бүген көн саен 246 тоннадан артык сөт җитештерә. Балтачта бу күрсәткеч - 209, Әтнәдә - 201, Арчада - 162, Сабада - 156, Мамадышта - 155, Актанышта - 152 тонна тәшкил итә. Бернинди кыенлыкларга карамыйча, 43 районның 31ендә сөт җитештерү күрсәткеченең узган ел белән чагыштырганда көн саен арта баруы да күп нәрсә турында сөйли.
Әмма сөткә тиешле бәя булмаса, тирә-яктагы җиде төбәк хуҗалыклары кадәр сөт җитештерүче республикага, алга куелган максаттагыча 5 процент үсешкә түгел, ә узган елгы нәтиҗәләргә ирешү дә җиңел булмастыр, шәт. Сәбәбе гади: 735 мең баш мөгезле эре терлеге булган Татарстан, сөткә бәя төшү нәтиҗәсендә генә дә, ай саен 350 миллион сум керемен югалта. Өч айда бер миллиард сум керемнән колак каккан хуҗалыкларның матди хәле торган саен катлаулана.
Крестьян-фермер һәм шәхси хуҗалыкларның түземлеге дә ахыр чиккә якынлашып килә. Җитештерелгән сөтне сату бәяләре продукциянең үзкыймәтеннән дә түбән булганда, авылда күпләп мал-туар асрауның мәгънәсе кими. Элегрәк сөт җитештерүдән күпмедер керем алганнар да бүген зыянга эшли башлады.
Дөрес, Татарстан җитәкчелеге күп төрле дәүләт программалары нигезендә хуҗалыкларга ярдәм күләмен арттырырга тырыша. Сыерларның баш санына һәм сөт күләменә карап, субсидияләр бирелә башлады. Федераль үзәктән дә ярдәм булыр дип ышандыралар.
Узган елда эре сәнәгать предприятиеләре җитештергән продукциягә бәя 7,6 процентка арткан вакытта, авыл хуҗалыгы продукцияләрен сату бәяләренең 2,7 процентка кимүе тез астына болай да нык суккан иде. Сөт бәяләре кимү авылда яшәүчеләрне тәмам аптырашта калдырды.
Хәер, авыл халкының мондый кыенлыкларны беренче күрүе түгел. Хәзер һәр хуҗалык, фермер һәм шәхси хуҗалык бу хәлдән чыгу юлларын табарга тырыша. Байтак фермерлар һәм шәхси хуҗалыклар, кооперативларга берләшеп, үзләре җитештергәнне үзләре эшкәртү һәм сату чараларын күрә. Авылларда шундый 240 оешма инде аякка басып килә. Шуның 60ы - эшкәртү кооперативлары. Берләшүнең файдасы тия дә башлаган инде. Эшкәртеп сатканда җитештерелгән продукциядән керем берничә тапкыр арта. Андый продукциянең халык сәламәтлегенә файдасы да зуррак.
тулысы белән укырга:
http://vatantat.ru/index.php?pg=498
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев