Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Айрат Фәррахов: “Cәламәтлек саклауда структур үзгәрешләр процессы дәвам итәргә тиеш”

Россия Дәүләт Думасына Татарстаннан сайланган депутат Айрат Фәррахов сәламәтлек саклау, социаль яклау өлкәсендәге көнүзәк мәсьәләләрне күтәреп, түләүле ашыгыч ярдәм хезмәтенә, пенсия яшен арттыруга, аерылышуларны катлауландыруга карата фикерләрен белдерде. - Сез медицина оешмаларына сатып алуларны бердәнбер поставщиктан оештыруны рөхсәт итү яклы чыгыш ясыйсыз. Ни өчен? - Моның асылы медицина оешмасы белән...

Россия Дәүләт Думасына Татарстаннан сайланган депутат Айрат Фәррахов сәламәтлек саклау, социаль яклау өлкәсендәге көнүзәк мәсьәләләрне күтәреп, түләүле ашыгыч ярдәм хезмәтенә, пенсия яшен арттыруга, аерылышуларны катлауландыруга карата фикерләрен белдерде.


- Сез медицина оешмаларына сатып алуларны бердәнбер поставщиктан оештыруны рөхсәт итү яклы чыгыш ясыйсыз. Ни өчен?

- Моның асылы медицина оешмасы белән идарәне һәм пациентларның проблемаларын хәл итү нәтиҗәлелеген күпкә арттыруда. 100 мең сумга кадәр сатып алырга рөхсәт ителгән норма - 94 нче федераль закон нормасы, минем уйлавымча, аның гамәлдә булуына 8-9 елдан да кимрәк түгел. Бу вакыт эчендә медицина оешмалары бюджетлары, пациентларга бик кирәкле дәвалау препаратлары, инновацион препаратлар бәясе бермә-бер артты, өстәвенә медицина оешмалары да бераз башкачага әйләнде. Әгәр элек без Татарстан Республикасында да зур булмаган бюджетлы кечкенә хастаханәләр күп дисәк, оптимизация, тармакта нәтиҗәлелекне арттыру берләшүгә китерде. Хастаханәләр зурайды, бюджетлары да артты.

- 2015 елның апрелендә, Россиянең финанс министры урынбасары булган вакытта, ТАСС агентлыгына интервьюда сез, безнең ил сәламәтлек саклауга чыгымнар артуы темплары буенча лидер урында дигән идегез, шул ук вакытта башка илләрдәге шул ук чыгымнар белән чагыштырганда, нәтиҗәлелек күпкә түбән. Ничек уйлыйсыз, узган ике ел эчендә вазгыять үзгәрдеме?


- Тармакта проблемалар әле байтак. Шуны билгеләп узарга кирәк: 10-11 елларда үткәрелгән үзгәртеп кору эшләре үз нәтиҗәләрен бирде. Әмма реформа әле төгәлләнмәвен танырга кирәк. Һәм сәламәтлек саклауда структур үзгәрешләр процессы дәвам итәргә тиеш.


- Бу нисбәттән сорау туа, хосусый/түләүле ашыгыч ярдәм үсешенә ничек карыйсыз? Мондый структура дәүләт медицинасына ярдәм итәме яки, киресенчә, комачаулыймы?


- Мин хосусый-дәүләт партнерлыгын хуплыйм. Үзем дә күп кенә проектлар инициаторы булдым. Мисал өчен, "Татнефть" медицина-санитар частенең актив катнашуы. Хәзер бу республиканың көньяк-көнчыгышында әйдәп баручы үзәкләрнең берсе. Казанда "12 нче шәһәр хастаханәсе" акционерлык җәмгыяте шулай ук дәүләтнеке булмаган учреждение. Әгәр сез Казан шәһәре хосписын хәтерләсәгез, без башлаган беренче хоспис проекты, ул да хосусый-дәүләт партнерлыгы.


Теләсә нинди проектларны без халык өчен эшлибез. Аеруча кичектергесез ярдәмгә, ашыгыч медицина ярдәменә кагылышлы проектлар. Кешенең кайсы телефон буенча шалтыратырга кирәклегендә шикләнмәве мөһим.

- Татарстан Дәүләт Думасы депутатларын "сугыш балалары"на өстәмә социаль ярдәм чаралары өчен тавыш бирергә инандыра алмады. Кемнәрдер тәкъдим ителгән закон проектын хәтта популистик итеп атады. Сез проектны хуплап чыкмадыгыз. Ни өчен?


- Үз позициямне белдерү форсаты өчен рәхмәт. Мин бу законны популистик дип санамыйм. Бу һичшиксез дөрес түгел. Мин үземнең 1931 елгы әниемнең сугыш вакытында энесе белән мәктәптән кайтып, җирдә бәрәңге калдыклары табу өмете белән базга төшүләре, энесенең ризык эзләп, балык тотканы турында сөйләгәнен хәтерлим. Бу бик тә авыр еллар булган. Алар моны күз яшьләре белән искә ала. Әлбәттә, бу халык категориясе яклауга мохтаҗ. Әмма социаль ярдәм адреслы булырга тиеш. Һәм без авыр тормыш хәлендә булганнарга ярдәм итәргә тиеш.


Теге яки бу социаль ярдәмне категорияләр буенча күрсәтү - бу контропродуктив. Бу менә хәзерге вакытта катлаулы тормыш хәлендә калучыларга булышмаячак, шул ук вакытта бюджет акчалары бик зур күләмдә сарыф ителәчәк. Ә аларны ахыр чиктә икътисади үсешне тәэмин итә алырлык инвестицияләргә, эш урыннарын булдыруга юнәлтеп булыр иде.


Дәүләт сәясәтенең бүгенге төп бурычы - икътисадның нәтиҗәле үсешен тәэмин итү, ә бу җаваплы бюджет сәясәте булганда гына мөмкин. Җаваплы бюджетлау - кискен ихтыяҗ тойганнарга социаль ярдәм. Шул вакытта без пенсияләрнең артуына, тарифларның да акрынрак үсүенә, түбән инфляциягә ирешә алачакбыз. Без барысына да әз-әзләп бирү буенча никадәр күбрәк карар кабул итсәк, акчабыз да шулкадәр азрак булып, икътисади үсеш өчен мөмкинлекләр дә шулкадәр кимрәк булачак. Минем фикернең асылы шушы.


- Татарстанның тагын бер инициативасы - аерылышулар процедурасын катгыйландыру. Парламентарийлар аны да хупламады. Сез Гаилә кодексына төзәтмәләр кертү яклы тавыш бирдегез. Никахны өзү системасын катлауландыру аерылышулар санын киметергә ярдәм итәр дип уйлыйсызмы?


- Бу мәсьәләдә мин Татарстан Республикасы Дәүләт Советы инициативасын хуплыйм. Үземнең коллегаларымны да моның җитди игътибарга лаек булуына инандарырга омтылдым. Бу мәсьәлә буенча тирән фикер алышу булды. Минем коллегаларым - Татарстаннан Дәүләт Думасындагы барлык вәкилләр - шушы сорау буенча фикер алышуларга актив кушылды. Беләсезме, ни өчен хупламаска кирәклегенә төрле нигезләмәләр китерелде. Бик танылган һәм абруйлы депутатлар, әйтик, без Татарстанны хупладык ди, ягъни, аерылышу процессын карау вакыты озаграк булсын ди, әмма аның инде яңа гаиләсе барлыкка килеп, анда балалар тууы да ихтимал, бу процесска ничек йогынты ясый алабыз, диләр. Мин бу нигезләмәләрне артык җитди санамыйм. Минем карашка, өстәмә уйлау, ниндидер кискен моменттан суыну мөмкинлеге бирелү дөрес. Тулаем алганда, бу мәсьәләдә фикер төрлелеге зур җаваплылыкка корыла. Минемчә, без Татарстан территориясендә гаилә проблемасына күпкә җаваплырак карыйбыз. Без бүген булган аерылышулар статистикасы белән килешә алмыйбыз. Ничек кенә булмасын, фикер алышулар моның бик мөһим һәм җитди тема булуын күрсәтте.


Татарстанның шушы инициатива белән чыгуы минем күңелгә хуш килде, һәм мин бу темага кабат әйләнеп кайтачагабызга ышанам.


- Сез Россия Федерациясе Пенсия фондының, Социаль иминият фонды, Мәҗбүри медицина иминияте федераль фондының бюджеттан тыш фондларының бюджет буенча подкомитет рәисе булып торасыз. Шуңа күрә пенсия яшен арттыру темасына мөнәсәбегезене сорамый кала алмыйм. Сез бу инициативаны хуплыйсызмы, әллә юкмы?


- Бу гади сорау түгел. Мин шул яклы. Чөнки бу, беренче чиратта, минем яшьтәгеләргә, әле бик ерак перспективада гына пенсиягә чыгарга җыенган кешеләргә кагылачак. Шул ук вакытта бу чара якын киләчәктә пенсиягә чыгарга җыенган кешеләргә, хәзерге пенсионерларга кагылмый.


Без шуны аңларга тиеш: бүген пенсиягә чыгу өчен билгеләнгән яшь - 20 нче гасырның 30 нчы елларында, эшләүчеләр пенсионерларга караганда якынча 3 мәртәбә күбрәк заманда формалашкан чара. Бүген вазгыять үзгәрде. Эшләүчеләр саны күпкә кими, һәм пенсионерларны тәэмин итеп тору, арта баручы пенсияләр бюджетка зур йөкләмә.


Әгәр системалы төстә чарасын күрмәсәк, пенсиянең җитәрлек кадәр үсешенә ирешә алмаячакбыз. Һәм илебездә икътисади үсешне дә тәэмин итеп булмаячак, чөнки бюджет керемнәренең саллы өлеше инвестицион үсешкә түгел, ә пенсия тәэминатына юнәлтеләчәк. Мин моны бар кешегә дә аңлатырга тиешбез дип саныйм. Әлбәттә, бу карарны кабул итү җәмгыятьнең ризалыгын сорый.


Кирилл ШЛЫКОВ, sntat.ru

Чыганак: intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев