Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Азалияне Абхазиядә дә беләләр

Районыбызның шахмат сөючеләрен хәзер кайсы төбәккә барып чыксак та беләләр, алар белән санлашалар. Хәтта бәйге башланганчы, "Әтнәләр бармы?" дип сорыйлар. Белгәч, көндәшләрнең күңеле дә төшеп китә, чөнки көндәшлеккә сәләтле безнекеләр. Аллага шөкер, тик торганда гына түгел бу, шахмат сөючеләр белән даими эшләү нәтиҗәсе. Өлкәннәргә алмаш әзерләнә. Ел дәвамында кече яшьтәге...

Районыбызның шахмат сөючеләрен хәзер кайсы төбәккә барып чыксак та беләләр, алар белән санлашалар. Хәтта бәйге башланганчы, "Әтнәләр бармы?" дип сорыйлар. Белгәч, көндәшләрнең күңеле дә төшеп китә, чөнки көндәшлеккә сәләтле безнекеләр. Аллага шөкер, тик торганда гына түгел бу, шахмат сөючеләр белән даими эшләү нәтиҗәсе. Өлкәннәргә алмаш әзерләнә. Ел дәвамында кече яшьтәге шахматчыларыбызның уңышын да яздык, сабан бәйрәмендә Азалия белән Саматны зурлап бүләкләдек. Чын мәгънәсендә горурланабыз алар белән.

Менә тагын сөенечле хәбәр: Азалия Мифтахова Абхазиядә 23 июльдән 31 июльгә кадәр узган "Гудаута -опен 2017" Халыкара (ачык ) шахмат турнирыннан җиңүче булып кайтты. 62 шахматчы катнашкан 11 яшькә кадәрге төркемдә уйнап, Азалия III урын яулады. Ә 8 яшькә кадәрге үз яшьтәшләре арасында нәни спортчыбыз - I урында! Абхазиядә бит бу! Күзаллау өчен бүләкләнүчеләр исемлеген языйм әле: Кызлар арасында: 1 урын Савченко Анастасия (Ростов на Дону), II урын - Лаквитава Сарида (Сухум), III урын - Мифтахова Азалия (Казан). Үз яшендәге исемлектә Азалиябез - беренче урында!

Котлыйбыз, Азалия! Ә шахматчыбызны шуның кадәр ераклыкка алып чыгып киткән әбисе Әлфия Тәлгать кызына район халкының рәхмәтен җиткерәбез. Оныгыгыз өчен горурлык хисләре кичергәнсездер, без дә кичердек. Куандык. Яңа үрләр насыйп булсын.

Сүрия МИНГАТИНА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев