Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

“Ашыгыч ярдәм”нең яңасы..!

"Төзеп бетерделәр бит, нишләп һаман ачылмый икән, эче бик зур дип әйтәләр, күрәсе иде..."

Ара-тирә шулайрак сөй­ләшкәлибез, берүк фә­реш­тәләрнең "Амин" ди­гән сәгатенә туры килә күрмәсен дә, беребезгә дә монда килергә язмасын. Матурлыгын, зурлыгын карап чыксагыз гына, чөнки карарлык, сокланырлык, ара-тирә гаҗәпкә дә калырлык. "Бездәме бу? Шул элекке урында шуның кадәр бүлмәме? Эшләп китә алырмы? Табиблар булдырырлармы, белемнәре җитәрме? Ничә кеше эшләячәк монда? Әзер бит инде, нишләп ачылмый..." - район үзәк хастаханәсенең баш табибы Азат Харис улы Гарипов белән яңа төзелгән кабул итү бүлеген - рәсми аталышы да: "Ашыгыч ярдәм пунктлы диагностика кабул итү бүлеге" - карап йөргәндә үзем дә әнә шул сорауларны бер-бер артлы тездем, "Хәзер аңлатам" дип әңгәмәдәшем туктатмаса, тагын да тезгән булыр идем әле. "Республикада беренче булып бездә эшләнеп бетте, тик һаман да кулланылышка кертеп җибәрә алмыйбыз шул. Ни өченме? Хастаханәгә керү өчен капка үзгәртәсе бар, ул капканы "Ашыгыч ярдәм" шоферлары, пульт белән идарә итеп, үзләре ача, үзләре яба алырга, тагын машина кергән көйгә махсус күтәрелгән юл белән әлеге бүлекнең ишек төбенә кадәр килергә тиеш. Эчтән диспетчер видео аша бөтенесен күреп, ишекне ача, машинадан авыру но­силка белән эчкә кертелә. Санитар тикшерү үткәрү бүлмәсе аша үтә, анда авыр хәлдәге авыруларны да урыныннан торгызмыйча гына юарга, тәртипкә китерергә мөмкин. Аннан авыру кабул итү бүлмәсенә уза, анысы да җиһазланган, гинеколо­гия почмагы да бар, авыр хәлдәгеләр "Антишоковый"га кертелә, бу бүлмә төп рольне үтәячәк, биредә соңгы маркадагы җи­һазлар урнаштырыл­ган, алар инде кайтты, өстәле бар, операция ясарга бөтен мөмкинлекләр тудырылган, шунда ук реанимация җиһазлары. Өстәмә тикшерү кирәк булса, авыру чираттагы бүлмәгә уза, анда ФГДС үтә, бар да яңа, УЗИ кебек монда да экраннан карау мөмкинлеге бар, ерак түгел янәшәсендә стерилизация бүл­мәсе, аннан чыккач тагын УЗИ үтә торган икенче бүлмә, аның янәшәсен­дә табиблар бүлмәсе..." - дип таныштыра Азат Харис улы, ә мин аңы­ма килә алмыйча, һәр бүлмә ишеген ачам, ял итү бүлмәсенә кроватьлар, өстәлләр куелган, авырулар, ярдәм күрсәтүче медицина хезмәткәрләре өчен аерым туалетлар, Һәм тагын ниләрдер бар, хәтердә дә калмаган. Һәм болар барысы да элекке "Ашыгыч ярдәм" урнашкан аралыкта, янәшә­сендәге коридорны үз эченә алган. "Әлеге пунктта авыруларга 4 кеше - дежур табиб, шәфкать туташы, санитарка, шофер хезмәт күрсәтәчәк. Дежур табибның гына белеме җитмәсә, үзебезнең башка табиблар чакырылачак. Ярдәм күрсәтелеп, ачыкланып беткәч, дәва кирәклесе хастаханә­гә кертелә, носилка бе­лән менгезү өчен лифт кулланылачак, кирәкмәгәне өенә кайтып китә", - дип тәфсилләп аңлатты баш табиб.

Шунысы да мәгълүм бул­сын, киләсе елга хас­та­ханәдә "Ачык мохит" ("Доступная среда") максатчан программасы нигезендә мөмкинлекләре чикләнгән райондашларыбыз өчен ике палата үзгәртеләчәк, бер уңайлыгы - туалетлары палата эчендә урнаш­тырыла, калганы - сер. Тышкы як­та алар өчен мах­сус тук­талыш урыны була­чак, авыру хастаханәгә менә торган пандус буйлап эчке якка керә торган була, "Менгәндә сукырлар­­га кул белән тотына тор­­ган, чук­­ракларга сигнал­лар би­рә торган җайлан­ма­лар урнаш­тырылачак, тагын бер уңай ягы - керү­гә алар өчен туалет булачак", - ди. Ышанмый­сызмы? Әлегә мин дә ышанмадым, әмма ул һичшиксез булачак, "Ашыгыч ярдәм" - моның дәлиле!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: скорый медпомощь