Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

“Бабай” урманында – 80 сыерчык оясы

Үрнәк алыйк "Бабай" урманында - 80 сыерчык оясы Иртән торуга күңел шомлана, тагын ни булды икән, дисең, дөньясы кайный, юньле хәбәр ишетермен димә. Аллага тапшырдык, дип йөргәндә Югары Көек авылында яшәүче хәбәрчебез: гомер буе укытучы булып эшләп, балаларга хезмәт, география фәннәреннән белем биргән, районыбызның тарихын барлаган, табигате белән кызыксынган, ничә...

Үрнәк алыйк

"Бабай" урманында - 80 сыерчык оясы

Иртән торуга күңел шомлана, тагын ни булды икән, дисең, дөньясы кайный, юньле хәбәр ишетермен димә.

Аллага тапшырдык, дип йөргәндә Югары Көек авылында яшәүче хәбәрчебез: гомер буе укытучы булып эшләп, балаларга хезмәт, география фәннәреннән белем биргән, районыбызның тарихын барлаган, табигате белән кызыксынган, ничә еллар буе көндәлек һава торышын теркәп барган Габдуллаҗан абый Нигъмәтҗанов килеп керде. Дөньяларыбыз яктырып киткәндәй булды. Хәл-әхвәл белештек.

- Агачларга 80 сыерчык оясы ясап элдем әле. Шуңа вакытым булмады бу арада, - дип башлады ул сүзен. Агачлар димәктән... анысы да урамдагы агачлар түгел. Хәбәрчебезнең үз урманы бар. Якын-тирә авылларда яшәүчеләр, Түбән Көек, Югары Көек авыллары халкы аны "Габдуллаҗан урманы" дип йөртсә, оныклары "Бабай урманы" дип атый хәзер. Алты меңләп агач утыртылган урманчык ел саен яңартылып тора. Узган ел гына яз-көз айларында Габдуллаҗан абый 1600 үсенте алып кайтып утырта урманына. 60 төрдән артык агач һәм куак үскән бу дендрарийга карап сокланмаган кеше юк.

"Үсентеләрне сатып алмыйм, районыбыз эчендәге агачлыклар полосасы кырыенда яңа үсентеләр бик күп. Менә шуларны, башкаларына зыян китермәслек итеп, кәзе белән бергә казып алам. Электр чыбыкларына зыян китерә дип кискән агачларның төбеннән үсеп чыккан үсентеләрне дә читләп узмыйм. Машина белән йөргәч, читен тугел алам да кайтам, кәзе белән алгач, үсеп китәләр. Бик сирәге, 10-15 проценты гына үсеп китми. Һава шартлары нормаль булганда китә, корылык елында азрак үлгәләде...", - дип сөйли ул.

Югары Көек авылының чишмәсе яныннан башланган бу сихри дөнья бар кайгыңны оныттыра. Чишмәсен дә үзе карап, тәртипләп тота олы җанлы якташыбыз. Урман булгач, ничек кошларсыз булсын. Алары да җитәрлек анысы, тик менә сыерчыкларга теләсә кайсы агач куышында азапланмасыннар дип, сыерчык оялары ясарга булган. "Элеп кенә бетердем, хуҗалары да килеп җитте, - дип сөенә.

Кемгә нәрсә, берәүләр мал җыя, кемдер акча туплый. Тик бу байлык түгел. Үзең исәнендә үк юкка чыгарга мөмкин. Ә менә Габдуллаҗан абыйның урманы - байлык. Тузмый торган, еллар узгач та кала торган, оныкларны, кешеләрне куандыра торган...

Я кайсыгызда бар мондый байлык?! Кайсыгыз кошларга 80 оя ясады?! Кайсыгыз кешеләргә шатлык бүләк итәргә сәләтле?!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев