Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Бабайлы балачагым

Соңгы араларда сугыш, һәлак булган сугышчыларыбыз, исән кайткан ветераннарыбыз, тыл ветераннары турындагы язмаларга күбрәк игътибар итә башладым. Газета-журнал битлә­рен­дәге бу язмаларны укыган саен, Нурислам бабаем турында язасы килү теләге уянды. Мин дә бабаем турындагы ис­тәлекләрем белән уртаклашырга уйладым. Уйладым да, мең төрле сорау эчендә калдым. Беләмме соң мин бабаемның тормышы...

Соңгы араларда сугыш, һәлак булган сугышчыларыбыз, исән кайткан ветераннарыбыз, тыл ветераннары турындагы язмаларга күбрәк игътибар итә башладым.

Газета-журнал битлә­рен­дәге бу язмаларны укыган саен, Нурислам бабаем турында язасы килү теләге уянды. Мин дә бабаем турындагы ис­тәлекләрем белән уртаклашырга уйладым. Уйладым да, мең төрле сорау эчендә калдым. Беләмме соң мин бабаемның тормышы турында? Балачагы ничек узган аның? Яшьлеге? Сугыш чорында ниләр күргән, ниләр кичергән ул? Сугыштан кайткач, тыныч тормышта ничек яшәгән? Бик кызганыч, әмма таныйм: яраткан, кечкенә вакытта алдыннан төшмәгән, мине бакчага җитәкләп йөрткән бабаем турында мин бик аз беләм икән. Әтием, әнием сөйләгәннәргә нигезләнеп, аның турында белгәннәремне хәтерем­дә яңартам...
Бабаем Нурислам Габ­драх­ман улы 1908нче елда Бәхтияр авылында ишле гаиләдә туган. Яше җиткәч, армиядә дә булып кайткан. Егерме биш яшенә җиткәч, Бәхтиярның иң уңган, иң чибәр кызларыннан берсе булган Гөлсара әбиемә өйләнгән (әбиемнең озын, кап-кара чәч толымнарын мин әле дә бик яхшы хәтерлим). Бабаем авылда тимерче булып эшләгән. Бер-бер артлы өч ба­лалары туган. Тыныч тормыш үз көенә шулай ага торган.
Тиздән Бөек Ватан сугышы башлана. Бабай­ны сугышка октябрь аенда алалар. Ул Төнь­як-көнбатыш фронтына җибәрелә. Тик туган илне яклап озак сугышырга туры килми аңа. "Сугышка кердек тә, пленга төштек тә", - дип искә ала торган булган бабай. Сугышырга корал юклыгын, биш-алты кешегә бер мылтык булуын да гел искә төшереп сөйләгән ул. Бер каты бәрелеш вакытында чолганышта калып, аларны әсирлеккә алалар һәм Германиягә, төрмәгә озаталар. Бабай өчен бик авыр, бик хурлыклы тормыш башланган. Бер яктан, сугышка китеп тә, туган илеңне яклый алмау ачысы, әсирлеккә төшүләренә хурлану; икенче яктан, төрледән-төрле җәзалаулар, мәсхәрәләүләр, кыйналулар...
Бабайларны немец бароннарының утарларында да бик күп эшләткәннәр. Ач әсирләр ничек тә җан асрау өчен тырышкан. Шулай да немецларның рус сатлык җаннарына караганда күпкә миһербанлырак булуын, читлек буенда йөргәндә яшереп кенә үзләренә ипи, ризык бирүләрен, ә күрә калсалар, рус сак­чыларының шул ризыкны талап алып, тагын кыйнауларын гел ачынып искә ала торган була бабаем. Ул инде туган якларына исән-имин кай­туны уйламаган да. Көн туса, я ачка үләбез, я кыйнап үтерәләр, дип көттек, дип искә алган ул. Кулына корал тотып, ут эчендә кайнаган солдатларга аз кызыкмагандыр бабаем...
Аларны әсирлектән со­вет солдатлары 1945нче елның җәендә генә коткаралар. Бабай авылга ноябрьдә генә кайтып җитә. Чыкмаган җанда өмет бар, ди. Тире дә сөяккә калган бабайны озак дәвалый әле әбием. Бабай, тернәкләнеп китеп, тегермәндә эшли башлый. Ир бирмәк - җан бирмәк, ди. Бабай кайткач, дөньяга тагын дүрт ир малай китерә әбием. Минем әтием - Мансур - өченчесе. Башка малайлары гаилә корып, башка чыгып, читкә таралып бетәләр. Яннарында минем әтием кала.
Мин беренче сыйныфта укыганда - әбием, икенчедә укыганда - бабаем үлде инде. Ләкин мин аларның иркә онык­лары булып үскәнемне беләм. Әби-бабай белән үскән баладан да бәхетле бала бармы икән? Бабай миңа гел ниндидер әкиятләр сөйли (тик нинди әкият - хәтерләмим), ә мин, бер тотам калмыйча, аңа ияреп йөрим. Бездә элек сарыклар күп асралды, ә алар бит көтүдән кайтмый, качып калып теңкәгә тиючән хайван. Бабай шуларны эзләргә чыкканда да мине үзеннән калдырмый иде. Авыл урамнарына беренче эксурсияләрне мин шулай бабаем белән ясаганмын. Аның белән чикләвеккә баруларым, төрле дару үләннәре җыюларым, авыл читендәге чишмә күзен чистартуларым да бик ачык исемдә.
Нурислам бабаем ти­рә-якта дан тоткан умартачы да була. Без авылда иң күп алмагачлы һәм умарталы бакча хуҗасы идек. Бал кортлары караганда да бабай мине үзеннән калдырмады. Мин бабайның үзенә дә бер шөгыль булганмындыр инде. Тиктормас то­кымны нишләтеп кенә бетерәсең? Бакчадан алып кайтырга да бабай ки­лә иде. Аның муеныннан кочаклап, аркасына утырып кайту бик рәхәт иде шул...
Күрше малае, ул вакытта зуррак сыйныф укучысы Илшат абыйның бабайдан интервью алып, сочинение язганын, бик анык булмаса да, хәтерлим. Тик үзем ул вакытта икенче сыйныф укучысы гына булып, бабайдан су­гыш турында сораша бел­мәгәнемә үкенәм. Тере тарих булган бит безнең бабайларыбыз!..
Быел Бөек Җиңүнең 73 еллыгын билгеләп үтә­без. Бабаемның үлгәне­нә дә 31 ел. Никадәр истәлек, сөйләнмәгән, языл­маган тарихлар бабайлар белән киткән шул. Исән ветераннары­быздан сугыш чоры истәлекләрен сөйләтеп, ки­ләчәк буынга тапшырып бетерергә кирәк безгә. Ветераннарыбыз бик санаулы калып бара бит! Ә үткәнен, тарихын белмәгән халыкның киләчәге дә юк...
...Җаныма бик рәхәт булып китте. Күңелдән генә булса да, балачагыма кайтып килдем. Бабайлы балачагыма...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев