Бала чагыма кайтасым килде
Бәйгедән соң Бала чагыма кайтасым килде "Ел тәрбиячесе -2017" бәйгесе барышында менә шундый теләк туды. Бала булып, Олы Әтнә балалар бакчасы тәрбиячеләре уздырган дәресләрдә утырасым, русча өйрәнеп, рәсем ясап, исәпләргә өйрәнеп, тәүге белемнәрне аласым килеп китте. Сүрия МИНГАТИНА Тикмәгә генә түгел бу уйларым, дүшәмбе көнне Олы Әтнә башлангыч мәктәбенең актлар...
Бәйгедән соң
Бала чагыма кайтасым килде
"Ел тәрбиячесе -2017" бәйгесе барышында менә шундый теләк туды. Бала булып, Олы Әтнә балалар бакчасы тәрбиячеләре уздырган дәресләрдә утырасым, русча өйрәнеп, рәсем ясап, исәпләргә өйрәнеп, тәүге белемнәрне аласым килеп китте.
Сүрия МИНГАТИНА
Тикмәгә генә түгел бу уйларым, дүшәмбе көнне Олы Әтнә башлангыч мәктәбенең актлар залында укытучылардан соң, районыбыз балалар бакчаларында эшләүче тәрбиячеләрнең мастер класслары узды. Районыбыз балалар бакчаларындагы тәрбиячеләрнең дәресләрен карап, иң-иңнәрне сайлап алганнан соң, финалга чыккан алты тәрбияченең башкалар белән тәҗрибә уртаклашуларын карадык.
Күптәннән шулай рәхәт итеп, ял итеп, сокланып, хәтта урыны-урыны белән өйрәнеп утырганымны (әле этаплап фотога да төшердем, сайттан карарсыз) хәтерләмим. Сабыйларның балалар бакчаларына йөрүләрен гадәти хәл итеп кабул иткән күк, тәрбиячеләрнең эшләре дә әнә шулай гадәти итеп кабул ителгән. Эшлиләрме эшлиләр. Хәер, балалар белән эшләүнең нәрсәсе бар инде аның, утыралардыр шунда гәп сатып... Яшерен-батырын түгел, ара-тирә шулай сөйләшкәләп тә куябыз. Аннан соң бакча мәктәп түгел, ЕГЭ бирәсе юк.
Югын юк та, ә ел бәйгесендә катнашкан тәҗрибәле тәрбияче Гөлсия Әхмәтханова "Триз теориясе" хакында сөйләп, аның уңайлылыгын аңлата. Кышлау тәрбиячесе Равия Абдуллина "Мнемотаблица"лар белән эшләргә өйрәтә, синквейн ысулы белән җөмлә төзетә. Олы Әтнәдән Сирена Гарипова традицион булмаган алымнар белән, күбек (пена), гуашь, өчпочмак, чәнечке, мамыклы таякчыклар кулланып рәсем ясата. Шуңа өстәп балаларны өйрәтү өчен монотипия алымы куллануы турында сөйли. Гүзәл Гарипова инсценировка аша рус теленә өйрәтә. Антикоррупцион эшчәнлек турында күп сөйлибез, язабыз, көн кадагыннан төшкәне юк, ә сабыйларга ни катнашы бар моның дисезме, үзем дә нәкъ менә шулай дип уйладым.
Ә Түбән Көек балалар бакчасында өч ел эшләүче Алинә Хәбибуллина "Балалар бакчасында антикоррупцион тәрбия" дип мастер класс күрсәтергә чыккач, чынлап кызганып куйдым үзен. Башка тема беткән идеме соң, дип эчтән генә сүгеп тә ташладым. Тәҗрибәле апаларын да алынмаган, сабыйлар аны каян белсен янәсе... һәм ялгыштым. Сабыйлар да белә икән коррупциянең ни икәнен - "акча урлау, алдашу, ялганлау..." икән ул. Алинә сабыйларның җавапларын тыңлаткач, балалар бишектән төшмәс борын нинди проблемалар белән очраша, нинди сүзләр белә дип уйлап куясың. Коррупционерларны да нишләтәсен беләләр икән, аларын "төрмәгә утыртырга кирәк..." Шулай да балалар бакчаларында антикоррупцион тәрбия бирүне ничек күз алдына китерәсез соң, үзем китерә алмаганга язам. "Теремкәй" ("Теремок") әкиятен искә төшерик. Бака-бакылдык: Мине дә теремкәйгә керт әле! Тычкан-чыелдык:"Ә синең 1000 сум акчаң бармы? Бака: "Тычкан, син нәрсә? Бу әкияттә барыбыз да бушка яшибез бит. Тычкан: "Элек бушка яшәдек, ә хәзер юк. Аю: "Тычкан, син миңа монда теремкәең басып торган урын өчен түләдеңме әле? Тычкан: "Аюкай, мин салымнарны түләдем. Аю: "Булса соң, түлә яки мин теремкәйне ватам..." Айболит та маймылларны дәвалар өчен Африкага бушка бармый, аңа бер машина банан кирәк, юлга акчасы да юк. Менә безнең замана, бүгенге көн... шундый дәрес - балалар бакчасында. Акча мәсьәләсе, урлау, караклык... Без бәхетлерәк заманда яшәгәнбез, мәктәптә дә "Коммунизм җитәчәк, бар да һәркемгә кирәгенчә булачак, теләгән кадәр, бушка..." дип өйрәттеләр. Ә монда тумас борын- коррупция. Алинә үткәргән дидактик уеннар "Намуслы кешеләр", "Нәрсә яхшы, нәрсә начар", "Дөрес эшлә" ситуатив уены, "Чиста куллар акциясе", тирә яктагыларга кешелекле мөнәсәбәтләрне ачыклау һаман истән чыкмый.
Фәридә Галиеваның картиналар ярдәмендә уздырган математика дәресе дә кызыклы, исәпләргә өйрәтте. Балаларны алыштырган тәрбиячеләр бик тиз генә итеп исәпләп тә чыктылар. Улымның тәрбиячесе булган, без Арчадан кайтып җитә алмаган вакытларда аны күп тапкырлар үз өенә алып кайтып торган мәрхәмәтле бу затның "Без балаларны шундый итеп өйрәтергә тиеш, алар бу хакта белми дә калырлык булсын", дигән җөмләсе истә калды. Хәер, тәрбиячеләребез әнә шулай эшлиләр дә булса кирәк. Югыйсә, мәктәпкә шулкадәр зирәк, белемле балалар килер идемени.
Масстер класслар тәмамлангач, жюри әгъзалары мәгариф бүлеге мөдире Сәид Әхмәдуллин, аның урынбасары Гөлшат Закирова, методистлар Алсу Хөснетдинова, Айзирәк Галиева нәтиҗә ясарга башка бүлмәгә кереп киттеләр.
Ә без тәэсирләр белән уртаклаштык. Уртаклашырлыгы да, өйрәнерлеге дә, сокланырлыгы да бар иде.
"Ел тәрбиячесе-2017" нең җиңүчесе - Гүзәл Гарипова, II урында Олы Әтнә балалар бакчасы тәрбиячесе - Сирена Гарипова, III урында -Түбән Көектән Алинә Хәбибуллина..
Җиңүчеләрне бүләкләргә чыккан Гөлшат Марс кызы Закирова бу чарада катнашучыларның барысы да җиңүче икәнен әйтеп, быел зона ярышына менә шушы өч урынны алган тәрбияченең дә барачагын әйтте. Уңышлы, кимчелекле якларга тукталып сөйләшер, өйрәнер, киләсе бәйгеләргә әзерләнер өчен башкалар киткәндә дә калды әле алар.
Без уйлаганча ук җиңел түгел икән тәрбиячеләр эше дә...
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев