Балалар да белергә тиешләр
Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен олылар гына түгел, ә балалар да белергә тиеш икәнлеген исегезгә төшерәбез. Шуңа күрә, ата-аналарга, балалар бакчалары тәрбиячеләренә һәм укытучыларга бу мәсьәләгә тиешле игътибар бирергә кирәк. Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләренә багышланган әңгәмәләр һәм сыйныф сәгатьләре үткәрергә кирәк. Кагыйдә буларак, янгын кинәт килеп чыга һәм ут бик тиз тарала. Бу...
Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен олылар гына түгел, ә балалар да белергә тиеш икәнлеген исегезгә төшерәбез. Шуңа күрә, ата-аналарга, балалар бакчалары тәрбиячеләренә һәм укытучыларга бу мәсьәләгә тиешле игътибар бирергә кирәк. Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләренә багышланган әңгәмәләр һәм сыйныф сәгатьләре үткәрергә кирәк. Кагыйдә буларак, янгын кинәт килеп чыга һәм ут бик тиз тарала. Бу очракта югалып калмау бик авыр, ә бала янгын вакытында үз-үзенне тоту кагыйдәләрен белеп бетермәсә ахыры бик аяныч тәмамланырга мөмкин. Бик еш балалар янган бинадан чыгып йогерү, олыларны, күршеләрне ярдәмгә чакыру урынына кровать , шкаф асларына кереп качалар. Һәр бала янгын сүндерүчеләрне һәм коткаручыларны чакыру номерларын белергә - 01,112 һәм аларны ярдәмгә чакыра белергә тиеш.
Күптән түгел, Олы Мәңгәр төп гомум белем бирү мәктәбендә янгын күзәтчелеге хезмәткәрләре тарафыннан балаларга янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен өйрәтү максатыннан дәресләр үткәрелде. Балаларга янгын куркынычсызлыгы тематикасына видеороликлар күрсәтелде, укыту эвакуациясе үткәрелде, шулай ук янгынга каршы инструктаж үткәрелде.
Елдан-ел янгыннарда өлкәннәр һәм балалар һәлак була. Шуңа күрә безгә, өлкәннәргә, балаларга янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен өйрәтергә һәм алар өчен һәрвакыт үрнәк булырга кирәк. Ут хаталарны кичерми. Үзегезнең гомерегезне, якыннарыгызның гомерен, үзегез яшәгән йортны,укыган мәктәбегезне саклагыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев