Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Балаларга гына кагылмый - "Әтнә таңы"

ЮХИДИ Узган атнада юлларда «Тоннель» операциясе кысаларында рейд узуы турында язган идек инде. Аның беренчесе атна башында булса, икенчесе атна ахырында үткәрелде. Эчке эшләр бүлегенең ЮХИДИ бүлекчәсе җитәкчесе Рифат Нурмехәмәтов сүзләренә караганда, ике рейд нәтиҗәләрен дә кертеп, 6 - 12 февраль көннәрендә юл кагыйдәләре бозу белән бәйле 92 очрак теркәлгән....

ЮХИДИ

Узган атнада юлларда «Тоннель» операциясе кысаларында рейд узуы турында язган идек инде.

Аның беренчесе атна башында булса, икенчесе атна ахырында үткәрелде. Эчке эшләр бүлегенең ЮХИДИ бүлекчәсе җитәкчесе Рифат Нурмехәмәтов сүзләренә караганда, ике рейд нәтиҗәләрен дә кертеп, 6 - 12 февраль көннәрендә юл кагыйдәләре бозу белән бәйле 92 очрак теркәлгән. Шулар арасында машинасы төзек булмау сәбәпле 10, штрафларын вакытында түләмәгән өчен 16, куркынычсызлык каешларын такмаган 13, юл билгеләренә кагылышлы кагыйдәләрне бозган 13, номерлары укылмаган 15 машина йөртүчегә беркетмәләр төзелгән. Ике машина йөртүче баласын махсус утыргычсыз йөрткән өчен, бер машина йөртүче артык кеше алган өчен, ике йөртүче документын өйдә онытып калдырган өчен, биш йөртүче страховкасыз, тагын бишесе страховкага язылмаган килеш рулҗгә утыру сәбәпле административ җаваплылыкка тартылган. 6 вак юл һәлакәте теркәлгән. Юлны тиешле урында чыкмаган өчен бер җәяүлегә штраф түләргә туры киләчәк. Шулай ук спиртлы эчемлекләр кулланып руль артына утырган йөртүче янәдән руль артына ел ярымнан соң гына утыра алачак. Җитмәсә , саллы гына штраф түләргә дә туры киләчәк.

ЮХИДИ бүлекчәсе җитәкчесе тагын бер кат киемдә яктылык кайтаргыч элементлар булу тиешлеген искәртеп уза. Бу бигрәк тә караңгы төшкәч йөрүчеләргә кагыла. Монысы балаларга гына кирәк дип уйлаучылар нык ялгышалар. Бу юлда йөргән һәркемгә- өлкәннәргә дә, балаларга да кагыла. Игътибарлы булыгыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев