2017 елдан республикада беренче баласы туган яшь гаиләләргә торак сатып алу өчен берьюлы бирелә торган социаль түләү тапшырылачак. Бу хакта муниципалитет башлыклары белән демография мәсьәләләре буенча киңәшмә вакытында Башкортстан башлыгы Рөстәм Хәмитов белдергән. «Тиздән мин 300 мең сум күләмендә социаль түләү тапшыру турында карарга кул куячакмын, ул бу елның башыннан балалары туган гаиләләрнең тору шартларын яхшырту өчен биреләчәк», - дигән ул.
Чыганак: shahrikazan.com
Фото: https://go.mail.ru/search_images?q=%D0%9D%D0%BE%D0%B2%D0%BE%D1%80%D0%BE%D0%B6%D0%B4%D0%B5%D0%BD%D0%BD%D1%8B%D0%B5%20%D0%BA%D0%B0%D1%80%D1%82%D0%B8%D0%BD%D0%BA%D0%B0&fm=1#urlhash=4731623257152681038
Нет комментариев