Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Балык кап-кап

Балыкчы балыкка, балык кирәк булганы өчен йөрми. Кайберәүләре аны бөтенләй ашамый да. Еш кына балыкка йөргән бер дустым, тоткан балыкларын үрдәкләргә, мәчеләргә бирә. Арада, яккан бензин бәясен чыгару өчен, тоткан балыкларын сатучылар да бар. Хикмәт ашау-ашамауда түгел, тотуда аның бөтен ләззәте. Ул ләззәтне язып, аңлатып бетереп булмый. Елга бер мәртәбә...

Балыкчы балыкка, балык кирәк булганы өчен йөрми. Кайберәүләре аны бөтенләй ашамый да.
Еш кына балыкка йөргән бер дустым, тоткан балыкларын үрдәкләргә, мәчеләргә бирә. Арада, яккан бензин бәясен чыгару өчен, тоткан балыкларын сатучылар да бар. Хикмәт ашау-ашамауда түгел, тотуда аның бөтен ләззәте. Ул ләззәтне язып, аңлатып бетереп булмый. Елга бер мәртәбә булса да, бөтен эшне ташлап, балачакны искә төшерү өчен, балык­ка барып киләм. Тулыр-тулмас дүрт яшь булгандыр, туганнан туган Радик абыемның кармагын эзләп, табып инешкә балык тотарга төшкәнмен. Инештән менә торган таудан, кармак белән балыкны сөйрәп менгәнемне генә бераз хәтерлим. Мәрхүмә әбием, әтигә: «Әнә, малаең балык тотып менгән», - дип әйт­кәч, унике литрлы чиләктән койрыгы күренеп торган балыкны, әти кибет янына, кешеләргә күрсәтергә алып барган. Урамда мине күрсә, тимерче урыс: «Рыбак, рыбак, как дела?» - дип әйтә торган иде. Бу «рыбак» сүзе, аздан гына кушамат булып, миңа ябышып калмады. Мәктәптә укыганда, шомырт чәчәк аткан вакытта, күрше малайлары белән ярыша-ярыша инештән «ташбаш» чүпләдек. Ул вакытта, йорт саен ике-өч малай. Арада Дания исемле бер кыз да бар. Тегү җебенә таккан телсез кармагы белән балыкны бездән ким тотмый. Кармакка бер киерткән суалчанга ике-өч балык тотып була. Кайбер малайлар, язгы су казыган, Ахун асты чокырында «әтекә» балыгы тоталар. Бу балык, «җәен» (сом) балыгының копиясе, ләкин күп мәртәбә кечерәк кенә. Аны төрле җирдә төрлечә атыйлар: эт балыгы дип тә, кара балык дип тә. Сәрдәләр «әтекә» ди. Тирәк урынны һәм саф чишмә суын ярата. Теләсә кемгә тоттырмый, нык алдалый. Тал-тирәк үскән тыныч суда «чабак» тотарга була. Ләкин безнең аны тотарга сабырлык җитми, сирәк чиртә. Чабакны Торна Кәриме белән Әпәли Әхәте генә тоталар.
Балык тоту шөгылен әни мәрхүмә генә сүрде. «Балыкчының арты юеш, тамагы ач. Каян таптың аны, Метек Иреге шикелле, су буенда утыруны? Дәресеңне хәзерлә, китап укы!» - дип әрли. Үзе мин тотып менгән 20-30 балыкны чыгарып ташламый. Тәмле итеп, табада кыздырып ашата. Балыкка йөрмәс өчен, эш табып, кушып кына тора.
Җәтмә белән балык тотуны - браконьерлык дип саныйм. Бу мәсьәләдә үзем дә гөнаһсыз түгел. 1972 елның эссе җәендә, Үрдәк Гаязы белән абыйсы Мансур балык тотарга чакырдылар.
- Суга керсәм билсез калам. Сез тоткан балыкны җыеп йөрермен. Син флоттан кайткан кеше, судан курыкмыйсың, - дип, машинасын кабызып, Соңгыр белән Өмбе авыллары арасындагы сулыкка алып китте Мансур абый.
Агым суны ике яклап тал баскан. Урыны белән тирәнлек ике метрга җитә. Ике куллы җәимә белән суны сөзеп барып, тал астындагы куышны чорнап алабыз да, аяк белән, таяк белән балыкларны куыштан җәтмәгә куалап чыгарабыз. Икенче мәртәбә сөзүебездә 26 «чабак» балыгы кергән. Бар да бер зурлыкта. Чиләк аздан тулмый калды. Гаяз мәрхүм Казанда яшәсә дә җәен, ял саен авылга кайтты, су буеннан кайтып кермәде. Күбрәк бер куллы җәтмә белән йөрде балыкка.
«Шахтер» колхозы сыерларның җәйге лагерен ясап куйгач, алда әйтеп киткән таллыкта балык бетте. Көзен сукалаган басулардан язгы су елгаларга туфрак ташый. Эреле-ваклы чишмәләр күмелеп бетте. Инешләрдәге ерып чыга алмаслык су, чыпчык тезеннән генә. Ярый әле, балыклар бәхетеннән, суда кондызлар пәйда булды. Берничә дистә елда, Сәрдә инешендә генә уннан артык буа будылар. Балык тагын үрчи башлады. Авылда терлекләр фермасы бетү дә моңа күпмедер этәргеч биргәндер. Тик менә, без бала вакытта ярыша-ярыша тоткан «ташбаш», «Әтекә» балыклары нык кимеде. Сәбәбе: Казансу елгасыннан чуртан үрләде. Бу сулыкта да үзен иркен хис итә. Ярты метр зурлыктагылары да күренгәли. Менә шул чуртаннар вак балыкны юкка чыгара да инде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев