Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

“БАРЫСЫ ДА ХАЛЫК ӨЧЕН”

Күрсәткечләренә куанырлык хуҗалыклар күп, әмма "Ленин исемендәге нәсел заводы" ҖАХК алар арасында аерылып тора.

Тотрыклы, акчалы ху­җалык. Биредә иң мөһиме - кеше, кол­хозчы факторы. Бу күзлектән карасак, "Ленин"га тиңләшүчеләр сирәк.

ҖАХКның үз колхозчысы яхшы яшәсен, күңел ачсын дигән фикер белән хуҗалык тер­риториясендәге төрле со­циаль объектларга яр­­дәм итүен, яңаларын бул­­­дыруга зур өлеш кер­тү­ен күзалласаң, бил­лә­­һи, искитәрлек. "Ленин" территориясендә яшәү­челәр белән аралаш­кач, моңа тагын бер кат инанасың. Ничек "Ле­нин" халыкка ярдәм итә ала? Каян таба ул ан­дый мөмкинлекне? Ху­­җалыкның 8 айлык уңыш­ларына күз салыйк. Бу уңайдан иң мөһим күрсәткеч - рентабельлек. 8 айда "Ленин"ның рентабельлек күрсәткече 27,5 % тәшкил итә. Ягъни, җитештерүгә бер сум кертеп, 27,5 тиен керем ала­лар ленинлылар. Сүз дә юк, төп керем - терлекчелектән. Күз тиеп, "Ленин"ның сөт чишмәсе саега күрмәсен инде. Көн саен зачет исәбеннән 17 тонна тирәсе сөт сата хуҗалык. Монысы бер хәл, DANON-ЮНИМИЛК компаниясе үзенә сөт тапшыручылар арасында сөтнең чисталыгына, сыйфатына бәйле рә­вештә игълан иткән бәйгедә, "Ленин"ның "беренче бишлек"тән түбән төшкәне дә юк. Еш кына I урында баруы белән сокландыра. DANON-ЮНИМИЛК берләшкән ком­панияләр төркеме сос­­тавына "Ленин" сөт са­ту­чы "Эдельвейс-М" сөт продуктлары комбина­ты" ябык акционерлык җәм­гыяте дә керә. Биредә сөтнең сыйфаты соматик күзәнәкләр, аксымнар ни­гезендә билгеләнә.

2012 елның 8 аенда "Ленин"ның һәр сыеры 4341 кг сөт биргән. Аерым савымчыларга килсәк, әйтик, Гөлназ Корбанова белән кулдаш эшләүче Люция Шакирова бер баш сыердан 6028 кг - физик, ә зачет исәбеннән 6383 кг сөт савып алуга ирешкәннәр. Узган 8 айда алар кулы аша 301334 кг сөт узган. Монысы - физик күрсәткеч. Ә зачет исәбеннән аның күләме 319238 кг булган. Быел хуҗалык урып-җыю уңышлары белән дә куандырды: һәр гектардан уртача 31,4 ц уңыш җыеп алды. "Мега-370" комбайнчысы Инсаф Нигъмәтуллин (фотода) иң югары күрсәткечкә иреште, быел барысы 15500 ц уңыш җыйды. Хә­ер, максатыбыз - ху­җалык уңышларын күр­сә­тү. 8 айда "Ленин" 1632 т ашлык, 4097 т сөт, 308 т ит саткан. Болардан 96 млн. 457 мең сум керем алган. Бу суб­сидияләрне исәпкә алмыйча әле. "Ленин"ның техникасы­на да күпләр көнләшерлек. Монда чә­чү, чәчүлекләрне тәр­бия­ләү, уру - бар да ку­әт­ле, шул исәптән чит ил тех­­никалары белән баш­ка­рыла. Өстәвенә, ел саен арттыра. Менә быел да 4 "МТЗ-82"дән тыш, "Делаваль" миксеры, "ГАЗ-53" үзбушаткычы, "КамАЗ" прицебы, дисклы чапкыч, салам әйләндер­геч (разбрасыватель) һәм "Во­рошилка" сатып ал­ган. 8 айда барысы 7 млн. 675 мең сумлык техника алган. ...Кыскасы, Ле­нинның идеяләре утопия булса да хуҗалыгы бер дигән итеп яши.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев