Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Бармы соң сөю? - Мин синең янда калам

Ярату - бәхет, Ярата белү - талант, Мәхәббәтне саклау - батырлык!!!

Мин синең янда калам,
Мин бит сиңа ышанам,
Бергә үткән, бергә кичкән
Елларга мин шатланам.

Рәхмәт сиңа җанашым,
Салкын чәйләр эчмәдем,
Соңга калып кайтсам да,
Көнләшеп тилермәдең.

Йомшак булды түшәгем,
Тыныч булды йөрәгем.
Күзләремә генә карап
Аңладың ни кирәген.

Кайгылардан аралап
Кирәк чакта якладың.
Өебезнең җылысын
Бураннардан сакладың.

Яшьлегебез үтсә дә,
Чәчләргә чал керсә дә,
Без мәңге бергә булыйк,
Язмыштан шуны сорыйк.

Елмайса да яшь кызлар,
Куп булса да йолдызлар,
Бүтәнгә алмаштырмам
Мин синең янда калам!!!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев