Барысы да гаиләдән башлана - "Әтнә таңы"(фоторепортаж)
Мөнәсәбәт 2017 ел илебез ЗАГС органнары өчен юбилей елы. Моннан нәкъ менә 100 ел элек - 1917 елның 18 декабрендә "Язылышу актлары , балалар турында, гражданнарның язылышу актлары китабын алып бару турында" декрет кабул ителә. Комыргуҗа урта мәктәбендә әнә шул үзенчәлекле датаны истә тотып, авылның үрнәк гаиләләре катнашында бик матур...
Мөнәсәбәт
2017 ел илебез ЗАГС органнары өчен юбилей елы. Моннан нәкъ менә 100 ел элек - 1917 елның 18 декабрендә "Язылышу актлары , балалар турында, гражданнарның язылышу актлары китабын алып бару турында" декрет кабул ителә.
Комыргуҗа урта мәктәбендә әнә шул үзенчәлекле датаны истә тотып, авылның үрнәк гаиләләре катнашында бик матур чара уздырылды. Фәнис Яруллинның " Парлы яшәү - бөек сер ул" дигән юлларын девиз итеп алып әзерләнгән кичәгә ун, егерме, утыз, кырык, илле ел бергә яшәгән парларны чакырганнар. Шулай ук "Мәгариф" журналының бүлек мөдире, якташыбыз Таһир Сабирҗанов һәм район ветераннар советы рәисе Мингазиз Зиннәтов җитәкчелегендә авыл җирлекләренең ветераннар советы рәисләреннән торган делегация дә катнашты.
"Гаилә - ил терәге", диләр бездә. Дөрестән дә, ныклы, тигез, тату гаиләләр ил тоткасы булып тора. Нигезе нык гаилә генә тормыш давылларына бирешми. " Гаилә ул - йорт кебек, ә нигезе нык булмаган йорт җимерелә. Әти-әни - йортның тоткасы, ә балалар - аның көзгесе", - дигән гыйбәрә дә юктан гына килеп чыкмагандыр. Авыл җирендә тату, тигез парлар булып яшәгән, тәртипле, бүтәннәр өчен үрнәк балалар тәрбияләп үстергән гаиләләр һәрчак игътибар үзәгендә. Бу чараның максаты да әнә шундый парларны барлау, үсеп килүче яшь буынны аларның тормыш- яшәеше белән таныштыру, тату гаилә коруның серләрен ачыклау белән бәйле. Мәктәпкә иң зур гаилә стажы булган пар буларак чакырылган Таһирҗан белән Дания Шагиевларны гына алыйк. Гомерләрен күмәк хуҗалык хезмәтенә багышлаган, өч егеткә тормыш бүләк итеп, аякка бастырган, бүгенге көндә лаеклы ялда булып, оныкларын үстерешергә ярдәм итеп яшәгән бу пар чын- чынлап олы хөрмәткә лаек.. Аларның уллары Данис һәм киленнәре Ләйләнең дә өйләнешкәннәренә ун ел гына булуга карамастан, үрнәк гаилә буларак бу чарада катнашулары да Таһирҗан абый белән Дания апа өчен зур горурлык. . Татар авылларында мондый гаиләләр күбрәк булса, безнең милли традицияләребез, бала тәрбияләүдә ата- бабадан килгән гореф- гадәтләребез мәңге югалмаячак. - Килен булып төшкән чакта ирем йортында ничә кеше яшәвен дә хәтерләмим. Карт әби, әти, әни, аларның өч кызы, ирем, мин...- дип искә ала тормыш иптәше Рафаэль белән 40 ел гомер кичерүче Гөлсинә апа Мөхәммәтҗанова. - Гаиләдәгеләр бер - берсенә игътибарлы булса, хөрмәт белән караса - шул гаилә ныклы була. Кайнана булган кеше үзенең яшь чагын, ә килен үзенең дә кайчан да булса кайнана булачагын онытмасын иде.
Һәр гаиләнең үзенә генә хас тәрбия чарасы, балага дөрес тәрбия бирүнең үз ысуллары бар. Гадәттә, бу эш белән күбрәк әниләр шөгыльләнә. Ә менә Әлфинур һәм Әхтәм Зиннәтуллиннар гаиләсендә бу эш тигез бүленгән. - Мәктәпкә җыелышларга үзем барырга тырыша идем, - дип сөйли Әхтәм Зиннәтуллин. - Ике егет үстердек - олысы кечесенә һәрвакыт ярдәмгә килә иде. Кечесе дә абыйсы сүзеннән чыкмады- мәктәптә дә, югары уку йортында укыганда да бер - берсенә терәк булдылар. Инде гаиләгә килгәндә, ир - баш, хатын - муен, - диләр. Бу китап сүзе генә. Тормыш икең бер булса гына бара. Балалар да һәр эштә булышып, эшнең рәтен белеп үсәргә тиеш. - Гаиләдә иң беренче чиратта әти кешегә карата хөрмәт булырга тиеш, - дип ире сүзләренә кушыла Әлфинур. - Мин үзем абыйлар белән үстем. Безнең гаиләдә әти зур авторитетка ия иде. Абыйлар армиядән хатларын да "әти" сүзе белән башлап яздылар. Бу үзенә күрә бер горурлык та, шул ук вакытта хөрмәт билгесе дә. Гаиләдә дә без малайлар белән эш эшли башласак, " әти кайтканчы бетерик "дип тырышалар иде. Утыз ел бергә гомер кичергән бу гаиләнең тормыш принципларына сокланмый мөмкин түгел.
Әти-әнине кадерләп, хөрмәт итеп яшәүчеләр үзләре дә балаларыннан кадер- хөрмәт күрә. Гаилә булып яши башлауларына ике дистә ел булган Гөлзия белән Марат Латыйповлар әнә шуны истә тотып яшиләр. - Әти- әни яныңда булганда киләчәккә ышаныч бар, яшим диеп яшисең. Гаиләң тулы, эшкә дә күңел үсә, - ди Марат. - Әти үрнәгендә балалар да эшкә тартыла. Эшләп үскән бала икенче төрле була. Эш белән бүтән кирәкмәгән эшләргә дә вакыт калмый. Яшьләргә шуны да әйтәсем килә, әти- әниләргә исән чакларында хөрмәт күрсәтергә, хәер- фатихаларын алып калырга кирәк. Тормышта әнә шул бик мөһим.
Укучылар һәм килгән кунаклар каршында Таһир Сабирҗанов, Мингазиз Зиннәтов һәм Бәрәскә ветераннар советы рәисе Сөембикә Садриева да катнашып, тату гаиләләргә карата фикерләрен белдерделәр, изге теләкләрен юлладылар. Кичә мәктәп укучылары - Диләрә Гарипова, Йолдыз Ногманова, Камил Шагиевның дәртле биюләре, Сиринә Тимербаева, Азалия Сибгатуллина һәм " Шахтер" хуҗалыгының баш электригы Мәсхүт Гыйззатуллинның моңлы җырлары белән үрелеп барды. Укытучы Ания Шәрәфетдинова тарафыннан әзерләнгән һәм 10 сыйныф укучысы Айзилә Миннәхмәтова белән берлектә алып барылган бу кичә күңелдә бик уңай тәэсирләр калдырды.
Авылга җаны- тәне белән береккән, шунда тормышның, яшәүнең бар тәмен тапкан бу гаиләләрнең кайсын гына алма, һәрберсе авыл җирлеге, күмәк хуҗалык белән ныклы бәйләнештә тора. Шуңа да мәктәптә мондый чара үткәрү турында ниятне Комыргуҗа авыл җирлеге башлыгы Әнәс Хәкимов та, "Шахтер" күмәк хуҗалыгы җитәкчесе Айназ Хәкимов та хуплап каршы алганнар. Димәк, җир кешесенә, хезмәт кешесенә карата хөрмәт җитәкчеләр өчен дә чит-ят нәрсә түгел . "Авылыбыз бик матур. Эшебез бар. Авылда яшәр өчен бөтен мөмкинлекләр тудырылган. Хуҗалыгыбыз республикада алдынгы урыннарда бара. Хезмәт хакларыбыз әйбәт. Авылда яшәр өчен менә шулар барысы да үзе үк зур этәргеч булып тора" , - дип юкка гына әйтми Ләйлә Шагиева. Һәм ул мең хаклы. Мондый гаиләләр күмәк хуҗалыкның иң зур терәге булып тора. Ә инде аларны барлап, барысын бергә җыеп, шушындый мәгънәле чара әзерләгән мәктәп директоры Гөлбану Шәрәфиева җитәкчелегендәге мәктәп коллективына - укучыларга, укытучыларга аерым рәхмәт сүзләре җиткерәсе килә. Күмәк хуҗалык - мәктәп - гаилә өчлеге тыгыз бәйләнгән мондый җирлекләрнең башлангычы күпләр өчен үрнәк булып тора.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев