Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

“БАШВАТКЫЧ”та – безнең хәрбиләр

14 февраль көнне Арча һәм Әтнә районнары буенча хәрби комиссариат хезмәткәрләре: хәрби комиссар Алмаз Борһанов, аның өлкән ярдәмчесе Айгөл Хәсәнова, мобилизация бүлеге җитәкчесе Фәнил Сафиуллин «Татарстан-Яңа гасыр» каналында «Башваткыч» тапшыруында катнашып кайтты. Армия, Ватан, ант, корал, хәрби якташлар һ.б. темаларга бәйле сорауларга тиз, төгәл җаваплар табып Фәнил Сафиуллин 8әр баллы...

14 февраль көнне Арча һәм Әтнә районнары буенча хәрби комиссариат хезмәткәрләре: хәрби комиссар Алмаз Борһанов, аның өлкән ярдәмчесе Айгөл Хәсәнова, мобилизация бүлеге җитәкчесе Фәнил Сафиуллин «Татарстан-Яңа гасыр» каналында «Башваткыч» тапшыруында катнашып кайтты. Армия, Ватан, ант, корал, хәрби якташлар һ.б. темаларга бәйле сорауларга тиз, төгәл җаваплар табып Фәнил Сафиуллин 8әр баллы көндәшләрен җиңеп 11 балл җыюга ирешкән. Афәрин!

Уенчылар өчен җан атып утыручы хәрби комиссариат коллективының һәм хәрби ветераннарның да көч бирүе ярдәм иткәндер, мөгаен. «Башваткыч»ка бүләк итеп Айгөл үзе чиккән картина, Алмаз Әгъзәм улы китаплар, ә Фәнил хәрби комиссариат тарафыннан чыгарылган буклет алып барган.

Арча сәнгать мәктәбе укучысы Артур Хафизов һәм «Сугышчан туганлык» берләшмәсе җитәкчесе Сергей Баһаветдиновның җырлары, Айгөл Хәсәнованың Тукай шигырен укуы бәйрәмне тагын да ямьләгән.

Үзебезнекеләр катнашкан «Башваткыч»ны 19 февраль көнне «Татарстан-Яңа гасыр» каналыннан 18.00 сәгатьтә карап булачак.

Чыганак: https://vk.com/arskmedia

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев