Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Бәхетен туган якта тапкан

Авыл почтальоннары белән таныштыруны дәвам итәбез. Бүген сүзебез Түбән Бәрәскә авылы почта бүлеге мөдире Зөлфия Альберт кызы турында.

Тумышы белән Үзбәкстан якларыннан ул. Мәктәпне тәмамлаганнан соң, Ташкент шәһәрендә элемтә техникумын тәмамлый. Туган як үзенә тартамы, әллә бүтәнме, гаиләсе белән әтисенең туган ягы Татарстанга, Югары Бәрәскә авылына күчеп кайталар. Шушы авыл егете Илнур белән танышып, тормыш корып яши башлыйлар. "Мин шәһәр кызы "дип тормый Зөлфия, кияүгә чыккач, 7 ел фермада сыер сава. Үзенең һөнәре буенча эшли башлавына май аенда бер ел гына булган әле. Тик шуңа да карамастан, Югары Бәрәскә почта бүлеге алдынгылар рәтендә. "Дүрт авылга хезмәт күрсәтәбез. Югары Бәрәскәдә хат ташучы булып Әнисә Нәҗмиева, Түбән Бәрәскәдә - Лилия Сабирҗанова, Өшкәтәдә - Сәвия Корбангалиева, Бәрәзәдә Рәйхана Зариповалар эшли. Коллективыбыз бик тырыш, кызлар барысы да уңган-булган", - ди ул. 25 ел стажы булган Рәйхана апаны аеруча мактап телгә алды җитәкче ханым. "Газета-журналларны алдыралар, аеруча "Акчарлак" һәм "Әтнә таңы" газеталары халык арасында популяр. Халык яратып укыгач, газеталарга язылып торгач, безгә дә күңелле, эшләргә дә күңел үсә", - дип тәмам итте Зөлфия сүзен. Тормыш иптәше белән ике ул тәрбиялиләр алар. Егетләрнең олысы - техникумда, кечкенәсе 6 сыйныфта укый. Кайнанасы да алар белән бергә яшәгән, тик кызганычка каршы, күптән түгел генә мәрхүм булган. Тырыш ханымга без дә җаваплы хезмәтендә уңышлар теләп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: почтальон, газета