Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Бәрәңге дошманы проволочникка каршы ничек көрәшергә?

Бәрәңге үстерү соңгы вакытларда бик четерекле проблемага әверелеп бара. Чөнки бәрәңге авырулары һәм корткычлары шулкадәр күбәйде ки, бу сорауга бер генә сүз белән җавап биреп булмас кебек. Бу күренешне климат үзгәрү белән дә аңлатучылар бар, бәлки алар да дөрестер. Элек бәрәңгенең чүбен утасаң, төбен өйсәң, бәрәңге уңышы ышанычлы дип була...

Бәрәңге үстерү соңгы вакытларда бик четерекле проблемага әверелеп бара.

Чөнки бәрәңге авырулары һәм корткычлары шулкадәр күбәйде ки, бу сорауга бер генә сүз белән җавап биреп булмас кебек. Бу күренешне климат үзгәрү белән дә аңлатучылар бар, бәлки алар да дөрестер. Элек бәрәңгенең чүбен утасаң, төбен өйсәң, бәрәңге уңышы ышанычлы дип була иде, ә хәзер табында түгәрәк бәрәңге булсын өчен аны колорадо кондызыннан коткарып калу гына да җитми. Бәрәңгенең тагын бер дошманы турында сөйләп китәсе килә. Бу - сары чели (проволочник), бәрәңге игүчеләрнең баш авыруы булып кала бирә. Бу корт туфракта сак­лана, кышны туфракта кышлый, 2-3 см-лы каты сары төстәге чели, бәрәңгедә тишекләр ясый һәм уңышына куркыныч тудыра. Проволочникка каршы көрәш бик четерекле, агулы препаратларнын тәэсире юк дияргә була, бу очракта проволочника каршы тозак куярга кирәк. Консерва савытына кискәләгән бәрәңге кисәкләре куярга һәм кортларны җыеп барырга кирәк. Бу очракта проволочниклар белән бергә башка төрле бәрәңге корткычларын да җыеп алыр­га була, әйтергә кирәк колорада кондызы, кивсяк (вак суалчаннар) эләгергә мөмкин, үз вакытында бу чараларны эшләү бакча уңышына уңай тәэсир ясый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев