БЕР ГАСЫР АЛДАН УЙЛАУЧЫ ГОСМАНОВЛАР
Әгәр син бер елга алдан уйлыйсың икән - орлык утырт, ун елга алдан уйласаң - агач утырт, ә инде бер гасырга алдан уйлый белсәң - кеше тәрбиялә, диләр.
Шөкер, авылыбызда тулы бер гасыр алдан уйлый белүчеләр байтак, һәм мин, икеләнмичә, беренчеләр рәтенә Госмановлар гаиләсен кертер идем.
Бу гаиләне нык тамырлы имән агачына тиңлим. Киң ябалдашлы, көчле агачның иң төп тамыры, билгеле, гаилә башлыгы - Равил абый. Тирә-якта балта остасы булып танылган Равил абыйның алтын кулы тимәгән йорт, каралты-кура калмагандыр заманында. Озак еллар иңне-иңгә куеп, тормышларының шатлыклы һәм авыр минутларын уртаклашып яшәүче гомер юлдашы Венера апа белән бергә балаларына да, оныкларына да нәкъ менә бары хезмәтнең генә рухи канәгатьлек китерә алуын төшендерә алганнар алар. Шуңадыр, балалары да алар үрнәгендә тәрбияле, әхлаклы, үтә тырыш булып үскән. Бүгенгесе көндә алар уллары Рәшит абый белән киленнәре Фагыйлә апа тәрбиясендә балаларына һәм оныкларына кадерле әти-әни, әби-бабай, зур бер гаиләнең җитәкчесе, юл күрсәтүчесе булып яшиләр. Үз тормышларын корган башка балалары да, барча онык һәм оныкчыклары да киңәш-табышка төп нигезгә җыйналалар. Ә инде гаилә традицияләрен дәвам итеп яшәүче Рәшит абый белән Фагыйлә апа һәркемне якты чырай, тәмле ризык белән каршы ала, хөрмәтләп озатып кала.
Тормыш йөген җигелеп тартучы Рәшит абый белән Фагыйлә апа, әти-әниләре белән бер сүздә булып, бер-берсен аңлап, күпләрне сокландырырлык һәм көнләштерерлек итеп гомер итәләр. Гомумән, аларның күзгә ташлана торган бер сыйфатлары бар: алар балалары тормышы белән яшиләр. Берсеннән-берсе уңган, булган кызларын һәм улларын җәмгыятебезнең иң җаваплы тармагында - мәгариф өлкәсендә хезмәт куярлык итеп тәрбияләгәннәр. Билгеле, барыбызның да балаларыбызны бәхетле, сәламәт итү - яшәвебезнең асылын билгеләгән теләк-максаты. Күптән күзәтеп киләм, аларда ул бөтенләй үзенчәлекле. Балалары авызыннан "әти" дигән сүз чыгуга, Рәшит абый, бар эшен ташлап, ярдәмгә килә. Монда Фагыйлә апаның: "Әтиегез ни әйтер икән?" - дип гел әйтеп торуы да зур роль уйнагандыр, бәлки. Балалары әтиләренең ачулану түгел, кырын күз карашын да хәтерләмиләр хәтта. Аптырыйм: ничек итеп Рәшит абый улы һәм кызлары күңеленә ачкыч таба ала икән!? Кечкенә генә эшне дә гаиләләре белән бергәләп башкаралар, алар өчен вак эш юк. Шуның өчен дә балалары оештырган һәрбер чара җиренә җиткән, җентекләп уйланылган, бизәлеше белән дә, эчтәлеге ягыннан да бер-берсен кабатламыйлар. Әлеге гаилә башлыклары күкрәк киереп: "Без бәхетле!" диеп әйтә алалар, чөнки балалары укымышлы, тәртипле, ышанычлы.
Иң өлкән кызлары Зөһрә, чын мәгънәсендә, мәктәбебезнең йөзек кашы. Нинди генә йомышың төшеп мөрәҗәгать итсәң дә, ярдәм итә, акыллы киңәшен бирә, төшенкелеккә бирелсәң, тынычландыра. Аның яныннан нинди дә булса бер фикергә килеп, үзеңдә көч һәм ышаныч тоеп китәсең. Икеләтә тырыш, максатчан булуын Англиянең Кембридж шәһәрендә белем эстәве тагын бер кат раслый.
Зөһрә - үз эшенең остасы. Фән укытучысы буларак та, сыйныф җитәкчесе буларак та. Моннан нәкъ 7 ел элек терекөмештәй тиктормас малай һәм кызлардан торган коллективны кабул итеп алды ул. Үзенә дә, калганнарга да үтә таләпчән, туры сүзле апаларының ныклы кулын тиз төшенеп алдылар укучылары. Күпчелеге ир-балалардан торган сыйныфын, хезмәт сөюче һәм, иң мөһиме, кешелекле итеп тәрбияләп, узган уку елында олы тормыш юлына озатты. Ышанам: укучылары кая гына барсалар да, югалып калмаслар, апалары биргән тәрбия нәтиҗәсендә чын кеше булып калырлар, мәктәбебез йөзенә кызыллык китермәсләр.
Әллә өлкән бала булганга, әллә инде табигате белән шундый, Зөһрә, эне-сеңелләрен дә бер йодрыкка туплап, үз үрнәгендә ияртеп бара. Ике сеңелесе - Гүзәл һәм Гөлүсә, апалары эзеннән барып, инглиз теле белгече булдылар. Араларында үзенең тыныч холкы белән аерылып торучы Гүзәл Олы Әтнә урта мәктәбендә тырышып хезмәт куя, укучыларының да, әти-әниләренең дә яраткан укытучылары. Апасы кебек, район укытучылары арасында уздырылган бәйгеләрдә призлы урын алып, коллективларының горурлыгы булып тора. Ә Гөлүсәләре матур, эчтәлекле мәкаләләре белән "Әтнә таңы" укучыларына яхшы таныш. Ул, үзенең актив тормыш позициясен күрсәтеп, район яшьләре арасында онытылмаслык чараларның үзәгендә кайнаучы да, иренең ышанычлы тормыш иптәше, кайгыртучан килен, кызының яраткан әнкәсе дә.
Энеләре Таһир кечкенәдән электр приборларын, техниканы сүтеп-төзәтеп авылдашларын шаккатыра. Бүген ул район күләмендә яхшы компьютер белгече булып танылды. Замана техникасын иярләгән бу егеткә бик күпләрнең йомышы төшә, ә ул беркемне дә кире бормый, һәркемгә ярдәм кулы суза. Техник белем алган егет, мәгарифне үстерүгә үзеннән зур өлеш кертә.
Әлеге юлларны язганда, кайчандыр булган бер кызыклы сөйләшү искә төште. Күңгәр урта мәктәбендә белем алган чорда фән олимпиадаларында Госмановалар бер-бер артлы урын яулыйлар. Кайсыдыр мәктәптән берәүнең моңа күңеле кытыклана, һәм бер хезмәттәшебездән "Бу Госмановалар бетәме инде?" - дип сорый. "Госмановалары бетте, инде Госмановлары старт алды", - дип җавап бирә ул аңа каршы. Мондый сорау үзе генә дә күп нәрсә турында сөйли шул.
Сүземне йомгаклап, шуны әйтәсе килә: сабырлык һәм түземлек, игътибар һәм яратуның тәрбия җыелмасын нигез итеп алган Госмановлар тормыш сынауларына бирешмәслек, миһербанлы, шәфкатьле балалар үстерүләре белән горурлана алалар. Алар турында, һич курыкмый, бер гасыр алдан уйлаучылар дип хаклы рәвештә әйтә алабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев