Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Бер канатым сынды кичә таңда - "Әтнә таңы"

Әниемә. Бер канатым сынды кичә таңда, Ятим калды, әни, дөньябыз. Урыннарың җәннәтләрдә булсын, Тыныч йокла, оҗмах кошыбыз. «Тәнем туңа, мине күмгән чакта. юрган белән, - дидең, - күмәрсез». Васыятең үти алмадык шул, Күмгәннәр бит сине юргансыз. Ходай сине ташламады, әни, Кар-юрганнын япты калынын. Авыр туфракларың җиңел булсын, Тыныч йокла, әнием-алтыным....

Әниемә.
Бер канатым сынды кичә таңда,
Ятим калды, әни, дөньябыз.
Урыннарың җәннәтләрдә булсын,
Тыныч йокла, оҗмах кошыбыз.
«Тәнем туңа, мине күмгән чакта.
юрган белән, - дидең, - күмәрсез».
Васыятең үти алмадык шул,
Күмгәннәр бит сине юргансыз.
Ходай сине ташламады, әни,
Кар-юрганнын япты калынын.
Авыр туфракларың җиңел булсын,
Тыныч йокла, әнием-алтыным.
Соңгы минутларың сизеп микән,
үксеп-үксеп, әни, еладың.
Кулларым бит күкрәгеңдә иде
Алган чакта соңгы тыннарың.
… Синсез генә бер кич узып китте,
Өйләр шыксыз, моңсу дөньясы.
Һәрбер нәрсә сине хәтерләтә,
Килми синсез өйдә торасы.
Ятим калган кебек син яраткан
Яраннарың тәрәз төбендә.
Ике гөлең, әнә, чәчәк аткан,
Өченчесе әле бөредә.
… Берәү килә, берәү китә җирдән,
Дәвам итә шулай бу тормыш.
Синең дәвам булып туды, әни,
Оныкчыгың - бәхет кошыбыз.
Каберең өсләрендә ак кар бүген,
Җәйләр җитсә булыр чәчәктә.
Әни җаным, онытмабыз сине,
Син мәңгегә безнең йөрәктә!

Әлеге шигырь юлларым Әтнә районы Яңа Әтнә авылында яшәп, бакыйлыкка күчкән әнием Галия Хазгалиева рухына дога булып ирешсен иде. Авыр туфрагың җиңел булсын, әнием!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев