Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Бер капчык арыш

Чын оннан пешкән ипине мин унөч яшемдә генә туйганчы ашый алдым. Бу туган авылым Чембулаттан Магнитогорск шәһәренә, әнинең "кулак" дип сөрелгән туганнарына ияреп киткәч булды. Анда 2 ел яшәп, 7 сыйныфны тә­мам­ладым - өчләрсез бетердем. Укуымны дә­вам итәргә теләк зур иде. Җизнәм кабат коллардан да начаррак яшәүчеләр яны­на, авылга җибәрергә...

Чын оннан пешкән ипине мин унөч яшемдә генә туйганчы ашый алдым. Бу туган авылым Чембулаттан Магнитогорск шәһәренә, әнинең "кулак" дип сөрелгән туганнарына ияреп киткәч булды.

Анда 2 ел яшәп, 7 сыйныфны тә­мам­ладым - өчләрсез бетердем. Укуымны дә­вам итәргә теләк зур иде. Җизнәм кабат коллардан да начаррак яшәүчеләр яны­на, авылга җибәрергә те­ләмәде. Су­гыштан яраланып кайт­кан әтием, миннән башка тагын алты ба­ласы булса да, үз янына чакырды. Ха­тында: "Теләсәң колхозда эшләрсең, те­ләсәң күрше авылда укуыңны дәвам итәрсең. Әмма синең кайтуыңны телим", - дип язылган иде. Кайттым. Якындагы ур­та мәктәпләрдә булдым. Елына 150 сум акча түлисе. Әти ике култык таягына асылынып колхоз конторасын­да хисапчы эшенә йөри. Аена 30 хезмәт көне языла. Әни, төрле эшләрдә эшләп, еллык хезмәт минимумы булган 300 хезмәт көнен тутыра. Аларның 660 хезмәт көненә алдагы ел өчен 4 пот арыш, 4 центнерга якын арыш саламы һәм 2 пот печән белән хисап ясаганнар.

Әле әнинең юл төзелешендә ел саен бушлай алты хезмәт көненә хисапларлык эш башкарасы бар. Юл төзү нәрәте буенча авылда күпер төзи башлаганнар иде. Әнинең ике еллык бурычын каплау ниятеннән, мин ул төзелешкә кушылдым. Колхоз идарәсе ике атнадан тимерчелеккә кулек басарга (мех белән горнога һава өрдерергә) билгеләде. Тимерче булып Зәкәрия абый эшли иде. Бу эшкә пленда вакытта өйрәнгән. Чүкеч сугучы миннән унике яшькә олырак Рашат исемле кеше. Алар килгәнче мин горнода ут тергезәм. Мөмкинлектән файдаланып, чалгы боҗралары, ишек тоткалары кебек әйберләр ясыйм. Август башында алачыкка колхоз рәисе килгәч, Зәкәрия абый йорт тергезү өчен отпуск сорады. Гәрәев останы сүгеп ташлады. Янәсе урак өстендә тимерчене ялга җибәрү мөмкин түгел. "Сиңа алмашны кайдан табыйм?" - диде.

- Аны эзлисе юк. Менә Рифат бар эшне дә булдыра, - диде остаз. - Иң мөһиме ул тимерне горнода эретеп ябыштыра белә. Рәис, миңа төрле сынаулар үткәргәннән соң канәгать калып, өлкән тимерчене өй күтәргәнчегә кадәр җибәрергә булды. Остазым элекке укытучы, амнистия булгач, кабат тимерчелеккә кайтмады, мәктәпкә урнашты. Мин эшкә чумдым. Уку турында сүз кузгату мөмкин түгел. Бер ел дәвамында эшемне мактадылар. Миңа 720 хезмәт көне язганнар. Хезмәткә ашлыклата түләү алдагы елның беренче августыннан агымдагы елның 31 июленә эшләгәнгә яңа ашлыктан би­релә. Бирелгән 72 килограмм арышны 90 килограмм сыешлы капчыкка салып, амбардан өйгә күтәреп кайткач, тыела алмыйча качып еладым. Октябрь аенда Усад авыл хуҗалыгы мәктәбенә барып укырга кердем. Ике генә көн укып калдым. Директор алган киемнәремне тапшырып, кайтып китәргә кушты. Чөнки уналты яшемдә булсам да, паспорт юк. Ул вакытта нәсел терлекләренә бирелсә дә, авыл кешесенә бирелми иде. Кайтып колхоз рәисе янына кердем. Ул качып китүдә гаепләргә теләде. Эшләгәнем өчен яшәрлек хезмәт хакы алырга тиешлегемне әйттем. Рәис тимерчеләрнең хезмәтенә түләүне идарә утырышында карарга вәгъдә итеп, алачыкта эшләүне сорады. Абыем Радик белән Кызыл Юл МТСы директоры янына кереп, комбайнчы ярдәмчесе итеп эшкә алуларын сорадык. Директор Сөләйманов берничә сорауга җавап алганнан соң, приказга кул куйды. Күчермәсен кесәгә тыгып, комбайн әйләнәсендәге карны көрәгәндә, йомышчы Гәффә апа килеп, директорның мине үзе янына чакыруын әйтте. Сөләйманов:

- Энем, син колхозда бик кирәкле кеше икәнсең. Бар кайт инде яме, - диде. МТСта яхшы эшләячәгемне әйтеп, калырга рөхсәт итүен сорадым.

Ә ул: "Ышанам, булдырмасаң райком аркылы эзләтмәсләр иде", - диде.

Мин яңадан рәис янында. Ул иртәгә үк идарә утырышы буласын, анда минем һәм колхозның тагын өч тимерчесе чакырыласын әйтте. Утырышта озак киңәштеләр. Түләргә я акча, я ашлык юк. Нәтиҗәдә һәр 2 атна саен, Уставта каралганнан тыш, бер көн җигүле аттан файдаланырга дигән карарга киленде.

Армиядә хезмәт итү чорында урта белем алдым, партиягә кердем, ике еллык партия мәктәбен тәмамладым, машина йөртү хокукына ия булдым. 20 ел чит илгә чыкмаска йөкләмә алдырдылар. Хезмәттән соң туры Усад авыл хуҗалыгы мәктәбенә кайттым. Анда укыганда авыл хуҗалыгы институтына кереп, читтән торып I курс­ны тәмамладым. Комбайнда, тракторларда, кассада, бух­галтериядә практика уздым һәм эшләдем.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев