Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Бер солдатка – бер самолет - "Әтнә таңы"

Әтием Галимҗанов Зәкәрия Галимҗан улы 1913 елның 15 гыйнварында Олы Мәңгәр (Тарлау) авылында дөньяга килә. Сугыш башлангач, әтием һәм аның ике абыйсын сугышка алалар. Ике абыйсы сугыш башында ук үләләр. Әтием башта фин сугышына эләгә. Аннан Калининград фронтында сугыша. Анда сугыш бик каты бара. Самолетлар бик каты бомбага тоталар, бер...

Әтием Галимҗанов Зәкәрия Галимҗан улы 1913 елның 15 гыйнварында Олы Мәңгәр (Тарлау) авылында дөньяга килә.

Сугыш башлангач, әтием һәм аның ике абыйсын сугышка алалар. Ике абыйсы сугыш башында ук үләләр. Әтием башта фин сугышына эләгә. Аннан Калининград фронтында сугыша. Анда сугыш бик каты бара. Самолетлар бик каты бомбага тоталар, бер исән солдатны күрсәләр, аларны бетергәнче өстән аталар. Бер солдатка бер самолет, дип искә ала иде әти. Ул үзе дә шунда яралана, бер рус солдаты әтиемне өстерәп бара, аны үле дип белеп, үлекләр янына салалар. Гомере бетмәгәч, ул күзен ача, тавыш бирә. Аны госпитальгә озаталар. 1943 елда госпитальдән ул авылына кайта. Күп җәрәҗәт алган була. Бу хакта сөйләгәндә ул гел елый иде. Сугыш турындагы кино караса да елый иде, "Әти бу бит кино гына, аны артистлар уйный",- дип әйтә идем. "Әй, кызым, шул сугышкан урыннарны барып күрергә иде", - дия иде ул.

Әнием Галимҗанова Гөлчирә Фәйзрахман кызы да Олы Мәңгәрнеке. Аның да ике абыйсы, 17 яшендә бер энесе сугышка китәләр. Аллага шөкер, исән кайталар. Әнием дә тыл ветераны. Ул вакытта яшь кызларны да окоп казырга йөртәләр. Озак вакытлар әниемә дә окоп казырга, башка авыр эшләр башкарырга туры килә. Әтием сугыштан кайткач, 1944 елда алар тормыш корып җибәрәләр. Мәңгәрдән Олы Әтнәгә килеп эшкә керәләр. Ул вакытта анда да бик авыр була. Әтием - ат караучы, әнием техничка булып эшли башлыйлар. Без биш бала туабыз. Хәзерге вакытта өчебез исән-сау, Аллага шөкер. Тормышлар бик авыр булса да, алар безне кеше итәргә тырышалар. Бер көн эштән калмый эшлиләр. Аннан әтием почтага эшкә керә, авылларга почта ташый. Әнием яследә эшли башлый. Аларны эшләрендә хөрмәт итәләр, яраталар. Аларны төп йортта абыем Равил, туган апаем Фәридә бик әйбәт, тату гомер итеп, соңгы юлга озаталар.

Бу язмам әти-әниемә дога булып ирешсен иде, рухлары шат булып, авыр туфраклары җиңел булсын, ярабби.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев