Беренче ак кар
Тиздән Яңа ел җитә, ниһаять Яңа ел, Кыш бабай белән бәйле иҗатлар старт алды. Балалар иҗаты аеруча куандыра. Менә - беренчесе, таныш булыгы.
Ап ак кар ява җиргә -
Яңа ел килә безгә.
Кыш бабаебыз килә -
Безгә бүләкләр бирә!
Балалар карда уйный,
Әниләр пирог ясый...
Яңа ел килеп җитте -
Көзге кайгыбыз китте.
Бар кеше чыршы бизи,
Өйләргә кайгы керми.
Балалар да, аналар да
Яхшы Яңа ел тели.
Булат САФИУЛЛИН, Бәрәскә урта мәктәбе, 4 сыйныф
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев