Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Беренче тапкыр булса да, уңышлы

"Куркынычсызлык мәктәбе" исемле республикакүләм бәйге узуы турында хәбәр иткән идек.

16-19 сентябрьләрдә Татарстандагы һәр районның 4 егет һәм 4 кыздан торган командасы Биектауда янгын сүндерүчеләр буларак ярыштылар. Мондый бәйгедә районыбыз укучылары әле беренче тапкыр гына ярыштылар. Безнең Олы Әтнә мәктәбенең VIII-IX сыйныф укучыларыннан торган команда, шул ук мәктәп укытучысы Нәкыйп Мәгъсүмов, Олы Бәрәзә мәктәбе укытучысы Рамил Хәйруллин һәм Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының район бүлеге белгече Рамил Гарипов җитәкчелегендә уңышлы чыгыш ясап кайтты.

- 41 команданың өчесе генә, шул исәптән безнең команда яшьрәкләрдән, 13-14 яшьлекләрдән тора иде. Калганнарда 15-16 яшьлек укучылар чыгыш ясады, - диде Нәкыйп Мәгъсүмов. Шунда ук: "Юлдашчың үзеннән әйбәт булсын, дип юкка әйтмиләр икән. Рамил Хәйруллин оештыру, ашарга пешерү эшләрен бик оста башкарды", - дип өсти. Биредә учак ягып ашарга пешергәннәр, палаткаларда, йокы капчыкларында йоклаганнар.

Ә нәтиҗәләргә килсәк, 41 команда арасыннан гомуми 11нче урын алуны начар күрсәткеч дип булмый. Иң яхшы "оформление" безнекеләрдә булган. Өстәвенә, конкурсның соңгы өлешендә - "Эзләү-коткару эшләре" дистанциясендә I урын яулаганнар. Республиканың Гадәттән тыш хәлләр министры Рафис Хәбибуллин, мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов имзасы салынган махсус диплом һәм медаль белән бүләкләгәннәр үзләрен. Болай ук уңышлы чыгыш ясый алмаслар да иде, ярый әле үзебезнең күмәк хуҗалыклар һәм Рәшит Абдуллаҗанов ярдәм кулы сузганнар.

- Укучылар бик тырыштылар, осталыкларына сокланучылар күп булды. Киләчәктә тагын да зуррак үрләр яулыйбыз әле, - дип ышандырдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев