Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

ҺӘРВАКЫТ БЕРГӘ БУЛЫЙК

Хөрмәтле газета укучыларыбыз! Газета-журналларга язылу өчен дә 1 ай вакыт калып килә. Хәер, алай дип әйтү дөрес тә түгелдер. Чөнки июнь аеның 25 числосына газета-журналларга язылу тәмамлана да инде. Шуңа күрә, әйдәгез, газета укучыларыбыз, район газетасына шушы араларда язылып калырга тырышыйк. Аннары алда Сабантуй бәйрәмнәре башланып китәчәк. Бәйрәм мәшәкатьләре белән...

Югыйсә, әле кайчан гына "Башланды", дип хәбәр иткән идек. Санау­лы көннәр бик тиз уза. Бүгенге көндә район газетасына 724 кеше генә язылган. Күп түгел, әлбәттә. Әмма без ышанабыз, Сез, хөрмәтле газета-укучыларыбыз, бу юлы да безнең белән бергә калырсыз дип.

Район сулышы, район тормышы, район вакыйгаларын чагылдырып барган "Әтнә таңы" газетасына язылырга ашыгыгыз. Моннан тыш, республика, дөнья хәлләре, спорт, мәдәният вакыйгалары, белгечләр киңәшләре белән дә даи­ми танышып барырга мөмкин. Кыскасы, хөрмәтле газета укучыларыбыз, бер-беребездән аерылмыйк. Бердәм булыйк. "Бердәмлектә - көч", дип белми әйтми торганнардыр. Һәр вакыттагыча күңелне борчыган мәсьәләләрне бергәләп хәл итик, шатлыклы вакыйгаларны бергә уртаклашыйк!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев