Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Бездә дә бирелә башлаячак

Өч һәм аннан да күбрәк балалары булган гаиләләргә җир участоклары бирелә башлау турындагы хәбәрләрне еш ишетергә туры килә.

Кайбер районнарда, шәһәрләрдә җир участоклары алган гаиләләр бар инде. Ә безнең районда җир бирү мәсьәләсе ничек башкарыла? Бирелә башлаганмы? Милек һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы рәисе Альберт Азат улы Гарипов түбәндәге мәгълүматларны җиткерде.

Районыбызда соңгы күрсәткечләр буенча 124 гаилә исәптә тора. Шуларның 108е язмача гариза биргән. Бүгенге көндә җир участогы бирү турындагы карар чыгып, шуның нигезендә 13 гаиләгә җир участогы биреләчәк. Болар Югары Сәрдә, Олы Мәңгәр, Комыргуҗа, Чембулат авылларында яшәүче гаиләләр. Шунысын да әйтергә кирәк, өч һәм аннан да күп балалы гаиләләр гаризаларны быелның гыйнвар аеннан район башкарма комитеты җитәкчесе исеменә тапшырдылар. Аннары гаризалар участокларны билгеләү һәм бүлү өчен милек һәм җир мөнәсәбәтләре пала­тасында электрон компьютерга кертелде. Ә хәзер­­­ге ва­­кытта кадастр паспор­­­­ты булган 21 данә җир участогы исәпләнә. 87 учас­­­ток "межевание" үткән.

"Нигә җир бирелми икән?" дип борчылучы гаи­ләләргә Альберт Азат улы: "Участок билгеләү һәм бирү процессы озак башкарыла. Документлар Казанга җибәрелеп, кире әйләнеп кайтканчы гына да бер айдан артык вакыт уза", - дип аңлатып үтте.

Тагын күпләрне кызыксындырган сорауга тукталыйк, гаиләләргә җир участоклары 6дан 20 сотыйга кадәр бирелергә тиеш иде. Безнең районда: "Ул 10 сотыйдан да ким бирелмәячәк", - диде милек һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы рәисе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: компьютер, уку