Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәләр дус-тату яши

Казанның "Корстон" комплексында Татарстан халыкларының III съезды узды. Әлеге съездда безнең районнан да делегатлар катнашты. Татарстан халыкларының III съездында Татарс­тан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Та­тарстан Республикасы Дәү­ләт Советы рәисе, Татарстан халыклары Федераль съездын әзерләүче һәм уздыруны оештыру комитеты рәисе Фә­рит Мөхәммәтшин, РФ Президенты хакимияте җитәкчесе...

Казанның "Корстон" комплексында Татарстан халыкларының III съезды узды. Әлеге съездда безнең районнан да делегатлар катнашты.
Татарстан халыкларының III съездында Татарс­тан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Та­тарстан Республикасы Дәү­ләт Советы рәисе, Татарстан халыклары Федераль съездын әзерләүче һәм уздыруны оештыру комитеты рәисе Фә­рит Мөхәммәтшин, РФ Президенты хакимияте җитәкчесе урын­басары Магомедсалам Магомедов, Россия халыклары ассамблеясы со­веты рәисе Светлана Смир­нова, төрле милләт вә­килләре катнашты.
Съезд Россия һәм Татарстан гимннары белән ачылды. Чарага барлык му­ниципаль берәмлек­ләрне, милли-мәдәни оеш­маларны тәкъдим итү­че 730 делегат чакырыл­ган иде. Съездда гражданнар җәмгыяте институтларының дәү­ләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнары бе­лән хезмәттәшлеге, этно­мәдәни үсешнең актуаль мәсьәләләре хакында фикерләр алышынды.
Моннан алдагы съездлар 1997, 2007 елларда узган. Алар республикада конфессияара һәм милләтара мөнәсәбәтләрне ны­гытуга, тынычлык, та­тулык сакланышына җит­ди йогынты ясады.
Республикабызда 173 мил­ләт вәкиле яши. Съездның төп бурычы - барлык милләтләрне, халыкларны берләштерү, аларның телләрен, мәдәниятен, шулай ук милләтара тынычлыкны һәм килешүчәнлекне саклау.
Фәрит Мөхәммәтшин съездны ачып җибәреп, аның Татарстан Конституциясенең чирек гасыр юбилее елында узуы символик мәгънәгә ия бу­луын да билгеләп узды.
Районыбыз делегаты Гөл­шат Закирова съезддан соң булган кичереш­ләре белән уртак­лашты.
- Бу дөнья үзенең төрлелеге белән кызыклы. Без төр­ле булсак та, безнең уйла­рыбыз бербөтен. Татарстаныбызда никадәр милләт дус, тату яши. Съездга һәр милләт үзенең милли киеме белән килгән иде. Шулкадәр матур иде, - диде. Мингазиз Зиннәтов исә: "Минем туган авылыма күрше генә рус һәм керәшен авыллары бар иде. Без аларга, алар безгә кунакка килә торганнар иде. Милли бәйрәмнәребезне дә бергәләп үткәрә идек. Минем сабый вакыттагы милләтләр дуслыгы, биредә тагын чагылыш тапты. Милләтләр арасында дустанә, җылы мөнәсәбәт, Аллага шөкер, әле дә дәвам итә», - дип үзенең ихлас хисләре белән уртаклашты.

Фотода: Әтнә районы делегациясе

Милли киемле төрле милләт вөкилләрен Татарстан җирендә күрү - зур куаныч

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев