“Без – гадәти кешеләр”
Кече Әтнә авылында кечкенә улы Илназ белән бергә гомер кичерүче Ләйлә Гайфуллина үзләре турында әнә шулай ди. Ләйлә - шушы авыл кызы. Олы Әтнәдә тугыз сыйныф белем алганнан соң, Әтнә авыл хуҗалыгы техникумында бухгалтер белгечлеге алган. Укып бетергәннән соң 16 ел "Тукай" совхозында эшләгән. 2009 елда улы Илназны тапканнан соң,...
Кече Әтнә авылында кечкенә улы Илназ белән бергә гомер кичерүче Ләйлә Гайфуллина үзләре турында әнә шулай ди.
Ләйлә - шушы авыл кызы. Олы Әтнәдә тугыз сыйныф белем алганнан соң, Әтнә авыл хуҗалыгы техникумында бухгалтер белгечлеге алган. Укып бетергәннән соң 16 ел "Тукай" совхозында эшләгән. 2009 елда улы Илназны тапканнан соң, бала ялына китә һәм бүгенге көндә ул өй эшләре белән генә шөгыльләнә. Бер уйласаң, нәрсәсе аптырарлык - гадәти гаилә, әни һәм бала - гаҗәпләнерлек бер нәрсә дә юк кебек. Тик бу беренче карашка гына. Ләйлә дә, аның улы Илназ да ахондроплазия исемле нәселдән күчә торган авыру белән авырыйлар. Ахондроплазия тумыштан була, скелет сөякләре һәм баш сөягенең үсеше тоткарлану белән аңлатыла. Кәрлә булу да аның бер билгесе. Егерме мең яңа туган балага бер очрак булырга мөмкин. Әлеге авыру җенескә һәм раса билгеләренә карамый.
Заманында Ләйләнең әлеге диагноз белән дөньяга килүенә якыннары артык игътибар бирми. Вакыты шундый була, артыннан йөрүне кирәк дип санамыйлар. Ләйлә үзе дә моңа читенсенми, шулай тиеш итеп кабул итә. Авыл җире булгач, эше дә күп - Ләйлә физик хезмәтне ят итми, башкалар кебек үк бәрәңгесен дә утырта, печәнен дә чаба. Әтисе вафатыннан соң, туган нигездә әнисе белән икәү генә яшиләр. Ул чакта да әнисе өчен төп терәк була Ләйлә. Гомер акрын гына узып бара. Кыз үзенә иптәшкә бала алып кайту турында хыяллана. Әнисе дә гел: "Алып кайт, үзеңә иптәш булыр", - дип үсендерә. Билгеле, якыннары, танышлары арасында каршы килүчеләр, "Үстерә алмассың", - дип күңелен кайтаручылар булмый калмый. Әмма ул бернигә дә карамастан, 2009 елда улы Илназны таба. Сабыеның дә үзенеке кебек диагноз белән туачагын Ләйлә әле авырлы вакытта ук белә. Тик ана өчен бу киртә була алмый.
Илназ 50 сантиметрлы, 2 килограмм 800 грамм авырлыктагы гадәти бала булып туа. Иң мөһиме - нәни чактан тыныч була, елап әнисен интектерми. Ул чакта Ләйлә үзе әнә шунысыннан курка. Авырлы вакытта ук: "Еласаң - балаң елак була", - дигән киңәшне исеннән чыгармый. Илназга операция ясатырга тәкъдим итәләр. Янәсе, аяклары 15 сантиметрга үсәчәк. Тик әни кеше моны кире кага - операция уңышсыз килеп чыгып, баласының урын өстендә калуыннан курка. Улы яшьтәшләреннән бары кыска буе белән генә аерыла. Укуы да гадәти балаларныкыннан ким дә, артык та түгел. Җәй көне велосипедта чабарга ярата, турникта тартыла - үзе өстендә эшли. Матур итеп сөйләшә, шигырьләр сөйли. Илназның мәктәпкә теләп баруын, укырга теләге көчле булуын әнисе укытучысы Фәрдия Исмәгыйлеваның зур тырышлыгы буларак бәяли. "Улымны күтәреп кенә йөрми. Икенче әни ул аның өчен. Аллага шөкер, укытучыбыздан бик уңдык", - ди. Социаль үзәк кызларын да бик мактап телгә алды Ләйлә. Илназга планшет, чаңгы белән ярдәм иткәннәр анда эшләүчеләр. Билгеле, чит кеше икенче, ә менә апасы Лилия турында бигрәк тә яратып сөйли ул. Чөнки туганы да, аның гаиләсе дә Ләйлә һәм Илназ өчен барысына да әзер.
Тәнең сау булса - «ярлымын» димә, җаның сау булса - «авырумын» димә, дигән борынгылар. Ләйлә Гайфуллина да үзен авыруга санамый. Кулыннан эш килә - шуңа куана. Үгезен дә асрый, аңа кышлык ашатырына да үзе хәзерли. Өйләре дә чиста, иркен. Бушрак булганда бәйләү белән шөгыльләнергә дә вакыт таба. Тырыша, булдыра - барысын да җиренә җиткерә. Ә иң мөһиме - Илназы өчен кадерле, бердәнбер әни ул. Өйләре җылы, чиста, табыннарында - кайнар ризык. Һәр нәрсәдән тәм табып, булганына шөкер итеп яшиләр. Аларны күргәч, аралашкач, үзеңнең язмыш җилләре каршында кайчак көчсез булып калуыңа оялып та куясың. Ләйлә белән Илназ - тормышны, яшәүне ярату үрнәге. Аларга сокланмый мөмкин түгел.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев