Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Без – җиңүчеләр арасында

Бүген Россиядә җирле үзидарә хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр. Гөлнар САБИРОВА Бу көн 2012 елда Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин Указы нигезендә - көнкүрештә халыкны борчыган мәсьәләләрне хәл итүдә җирле үзидарә органнарында хезмәт куючыларга хөрмәт йөзеннән гамәлгә кертелгән. Әлеге бәйрәм алдыннан Татарстан Рес­публикасының Дәүләт советының кече залында «Муниципаль идарә өлкәсендә...

Бүген Россиядә җирле үзидарә хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр.
Гөлнар САБИРОВА
Бу көн 2012 елда Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин Указы нигезендә - көнкүрештә халыкны борчыган мәсьәләләрне хәл итүдә җирле үзидарә органнарында хезмәт куючыларга хөрмәт йөзеннән гамәлгә кертелгән. Әлеге бәйрәм алдыннан Татарстан Рес­публикасының Дәүләт советының кече залында «Муниципаль идарә өлкәсендә иң яхшы хезмәткәр", "Татарстан Рес­публикасында авыл hәм шәhәр муниципаль идарәләрендә иң яхшы иҗтимагый инициатива» hәм "Җирле үзидарә темасын массакүләм мәгълүмат чараларында иң яхшы яктыртучылар» бәйгеләрендә җиңүчеләрне бүләкләү булды. Чарада Татарстан Респуб­ликасы муниципаль берәмлекләр советы рәисе Минсәгыйть Шакиров, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының икътисад, инвестиция­ләр һәм эшкуарлык комитет рәисе урынбасары Марат Галиев, Татарстан Республикасы Президенты мәгълүмати-аналитик бүлеге идарәсенең территорияләр белән эшләү буенча мөдире Тимур Әхмәтвәлиев, министрлыклар һәм ведомстволарның җаваплы хезмәткәрләре, республиканың муниципаль җәмәгатьчелеге вәкилләре һәм массакүләм мәгълүмат чаралары катнаш­ты.
Иң шатландырганы - бүләкләнүчеләр арасында "Әтнә таңы" газетасы да бар. 2016 ел дәвамында җирлекләрдә булган яңалыкларны, истәлекле вакыйгаларны, борчыган мәсьәләләрне бергәләп хәл итү эзсез калмады - "Әтнә таңы" газетасы коллективына Рәхмәт хаты һәм акчалата бүләк тапшырылды.
Үзенең чыгышында Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләр советы рәисе Минсәгыйть Шакиров:
- Бәйгегә катнашучыларның саны елдан-ел арта бара. Быел 15 номинация буенча 167дән артык заявка кабул ителде. Жюри әгъзаларына да иң-иңнәрне билгеләү җиңелләрдән булмады, - дип ассызыклап үтте. - Алга таба да бергәләп матур итеп эшләргә язсын, - диде.
Бәйге җиңүчеләренә "ТР муниципаль берәмлекләре Советы" Ассоциациясе тарафыннан дипломнар һәм Рәхмәт хатлары тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев