Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Без ятим калдык

Газизләрдән газиз әниләр Озак уйланып йөрдем. Инде кулыма каләм алуга, фикерләрем агым кебек кәгазь битенә сибелде. Әниләр. Газизләрдән газиз әниләр. Тәкъдиргә шулай язылганмы яки Ходай Тәгалә тарафыннан җибәрелгән сынаумы икән, без бик иртә әниебезне югалттык. Миңа - 20, сеңлемә - 18, энемә 11 яшь иде. Яман чир авыруы әниебезне 46...

Газизләрдән газиз әниләр Озак уйланып йөрдем. Инде кулыма каләм алуга, фикерләрем агым кебек кәгазь битенә сибелде. Әниләр. Газизләрдән газиз әниләр. Тәкъдиргә шулай язылганмы яки Ходай Тәгалә тарафыннан җибәрелгән сынаумы икән, без бик иртә әниебезне югалттык. Миңа - 20, сеңлемә - 18, энемә 11 яшь иде. Яман чир авыруы әниебезне 46 яшендә якты дөньядан алып китте. Табигать яшәргән, дөнья матурлыкка төренеп килгәндә, 1993 елның 18 мартында әтиебез пар канатсыз, әбиебез киленсез, без өч бала әнисез - ятимнәр булып калдык. Әнием дөнья бәһасе кеше иде. Гомере буе балаларга белем бирде, күршеләргә - сердәш, хезмәттәшләренә киңәшче була алган әнием Назия Газиз кызы Фәттахованы, авылдашлары әле дә зур хөрмәт белән искә алалар. Әлеге сүзләрем аның рухына дога булып ирешсен иде. Тормыш акрын гына үз агымына ага торды. Мин тормышта - балам бар, сеңлем - студент, энем - укучы. Әбиебез дә олы яшьтә, өйдә хатын-кыз кулы җитмәгәнлеге сизелә башлады. Әтиебез өйләнү турында сүз кузгатты. Тулырак язма Әтнә таңы газетамы битләрендә

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев