Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

«Бездә булмас», дияргә ярамый

Санкт-Петербург шәһәре метросында уннан артык кеше гомерен өзгән террористик акт турында ишетеп һәркайсыбызның күңеле тетрәнде. Вәхшилек акты булган бу фаҗига кабат кабатланмасын өчен илебез буенча төрле чаралар уза, профилактика да үткәрелә. Шушы уңайдан район каршында оештырылган терроризмга каршы комиссиянең авыл җирлекләре җитәкчеләре катнашында чираттагы утырышы булып узды. Комиссия каршында Эчке...

Санкт-Петербург шәһәре метросында уннан артык кеше гомерен өзгән террористик акт турында ишетеп һәркайсыбызның күңеле тетрәнде.
Вәхшилек акты булган бу фаҗига кабат кабатланмасын өчен илебез буенча төрле чаралар уза, профилактика да үткәрелә. Шушы уңайдан район каршында оештырылган терроризмга каршы комиссиянең авыл җирлекләре җитәкчеләре катнашында чираттагы утырышы булып узды. Комиссия каршында Эчке эшләр бүлеге җитәкчесе урынбасары Ринат Котдусов чыгыш ясады. Ул бигрәк тә авыллардагы ташландык йортларга, шулай ук шикле тоелган машиналарга карата игътибарны көчәйтүне сорады. Шулай ук чит-ят кешеләргә карата да битараф калмаска өндәде. Мәгариф учреждение­ләрендә пропуск режимын көчәйтергә, хезмәткәрләрнең һәм техник персоналның бары бер ишектән генә йөрүен тәэмин итү кирәклегенә басым ясады. Билгеле, бу вазыйфаи затларга гына кагылмый. Шуңа да кабат кисәтеп китәсе килә, тирә-ягыгызда ят кешеләр, чит төбәк номерлы машиналар күрсәгез һәм боларны шикле санасагыз 02 яисә 2-15-75 телефоннары аша, шулай ук участок инспекторларына мөрәҗәгать итегез. Иминлегебез үз кулыбыз­да. Шартлаткыч предметлар табылган очракта яисә шартлау мөмкинлеге турында хә­бәр килеп ирешсә, һич кичекмәстән полиция­гә хәбәр итәргә кирәк. Шартлаткыч предмет янында барлык радио бе­лән идарә ителә торган предметларны сүндереп куярга онытмагыз. Куркыныч зонадан халыкны чыгару һәм транспорт хәрәкәтен туктату буенча чаралар күрү мөһим. Шартлаткыч предметка якын килү, аның янындагы предметларны күчерү, әлеге предметны кулга тоту яисә күчерү катгый тыела. Инде, Аллам сакласын, шартлау була калса, шулай ук полициягә хәбәр итә күрегез.
Кешеләрне шартлау урыныннан куркынычсыз территориягә күчерү, зыян күрүчеләргә беренчел медицина ярдәме күрсәтү, шул ук вакытта полиция килеп җиткәнче шартлау булган урынга берәүне дә кертмәү, шартлау вакытында шул тирәдә булучыларны ачыклау буенча чаралар күрә торырга кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев