Безгә дә уяулык кирәк
Башкортстан республикасында карантин. Массакүләм матбугат чараларыннан укып, радио-телевидениедән ишетеп беләсездер, күрше республиканың Татарстан белән чиктәш Туймазы районының Сайран һәм Үрмәкәй авылларында тилчә (ящур) белән зарарланган маллар табылган. Шул сәбәпле, биредә гадәттән тыш хәл режимы кертелде. Районыбызның ветеринария берләшмәсенең баш табибы Рөстәм Хашимов белән шул хакта сөйләшәбез. - Тилчә чыганагына фермер...
Башкортстан республикасында карантин.
Массакүләм матбугат чараларыннан укып, радио-телевидениедән ишетеп беләсездер, күрше республиканың Татарстан белән чиктәш Туймазы районының Сайран һәм Үрмәкәй авылларында тилчә (ящур) белән зарарланган маллар табылган. Шул сәбәпле, биредә гадәттән тыш хәл режимы кертелде. Районыбызның ветеринария берләшмәсенең баш табибы Рөстәм Хашимов белән шул хакта сөйләшәбез.
- Тилчә чыганагына фермер хуҗалыгына Урта Азиядән санкциясез кертелгән сарыклар гаепле. Шул сәбәпле, Башкортстанда 500 мөгезле эре терлек юк ителәчәк. Татарстан Республикасының 11 ноктасында контроль постлары куелган. Болар: Актаныш районының Чуракай, Иске Байсар, Тыңламас, Паром, Ютазының Урыссу-Октябрьск, Алабакүл, Бөгелмәнең Ростовка, Баулының М-5 трассасы, Уба авыллары. Шулай ук Азнакай районының Тымытык, Мөслимнең Карамалы авылы чигендә дә махсус постлар эшли. Алар Башкортстаннан килүче барлык техниканы юып, дезинфекция ясап җибәрә.
- Тилчә нәрсә ул? Әлеге чир кешегә йогамы?
- Ул - пар тояклы малларда очрый торган куркыныч вирус авыруы, кешене дә зарарлый ала. Авыру чыганагы булып, тояклы йорт яки кыргый маллар тора. Моннан тыш, авыруны кимерүчеләр, инфекцияле, авыру терлекләр, вирус йөртүче маллар тарата.
Тилчә бер кешедән икенче кешегә йокмый. Ә малдан хуҗасына тиз күчә. Зарарланучы малны караганда, тиресен эшкәрткәндә йогарга мөмкин. Хәтта мал йонындагы тузан кисәкчәләрендә дә вирус бар. Шулай ук тиешенчә эшкәртелмәгән сөт һәм ит ризыклары белән дә керә. Инкубация чоры - 1-7, сирәк очракта 21 тәүлеккә кадәр сузыла.
- Малларда тилчә авыруын кисәтү өчен нәрсә эшләргә кирәк?
- Иң беренче чиратта, шәхси хуҗалыкларга читтән мал алмаска. Инде, терлек сатып йөрүчеләрне күргән очракта, кичекмәстән, ветеринария берләшмәсенә 2-21-27 телефонына шалтыратырга яки авыл җирлекләренә хәбәр итәргә кирәк. Шунысын да аңларга кирәк, әлеге чир ветеринария берләшмәсе өчен генә түгел, ә халык өчен дә куркыныч чир. Бу чирнең хәтәрлеге шунда, бүгенге көндә Башкортстанда 500 мөгезле эре терлекне яндыралар. Бу бик зур афәт. Безнең район да бик тыгыз урнашкан. Алла сакласын, әлбәттә. Тик күрше республикада шундый хәлләр булганда безгә дә уяулыкны югалтырга ярамый. Әйтеп киткәнемчә, әлеге чир кешегә дә йога.
- Алла сакласын, әлбәттә. Тик бу чирнең беренче билгеләре нинди?
- Мөгезле эре терлек әлеге чирне йоктырган очракта, тәнендә, сыерларның җилемнәрендә тимгелләр күренә. Температурасы күтәрелә, авыз эчләре бозыла. Шикләнгән очракта, терлекне көтүгә чыгармаска кирәк. Аннан соң, элек тилчә белән авырган мал да чирне йоктыручы булып тора. Шулай ук мал ташучы машиналарга да әлеге чир ияреп керергә мөмкин.
Ходай Тәгалә, сакланганны саклармын дигән. Ветеринария берләшмәсе хезмәткәрләренең кисәтүләрен игътибарсыз калдырмыйк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев