Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Безгә язылдыгызмы яки Чишмәле Сап буйлап сәяхәт - "Әтнә таңы"

(Дәвамы.Башы газетаның алдагы санында) Яңгыр гөрләп явып узды, елмаеп кояш чыкты. Без дә Рәзинә күрсәткән чираттагы йортның капка төбенә килеп туктадык. Капканы ачып, ишегалдына үттек. Ә анда... Яшел хәтфәдән йомшак палас җәеп куйганнар мени. Шәһәр газоннары бер читтә торсын. Ул арада бакча ягыннан яңа гына суелган үрдәк түшкәләре салынган чиләк...

(Дәвамы.Башы газетаның алдагы санында)

Яңгыр гөрләп явып узды, елмаеп кояш чыкты. Без дә Рәзинә күрсәткән чираттагы йортның капка төбенә килеп туктадык.

Капканы ачып, ишегалдына үттек. Ә анда... Яшел хәтфәдән йомшак палас җәеп куйганнар мени. Шәһәр газоннары бер читтә торсын. Ул арада бакча ягыннан яңа гына суелган үрдәк түшкәләре салынган чиләк күтәреп йорт хуҗасы Илфар абый күренде. Аның артыннан Күәсәрия апа да озак көттермәде. Апрель аенда алган үрдәкләрне өлгертеп, инде суя да башлаганнар. Кайдан килүебезне, нинди гозер белән йөрүебезне ишеткәч, йөзләре елмаюдан балкыды. Күптәнге танышларын очраткандай эчкерсез иде алар. Ул арада йорт хуҗасы парникка кереп китеп, быелгы уңыштан күчтәнәчкә кыярлар да күтәреп чыкты. Парникларына тимер мич куйганнар, шуңа кырау да, быелгы язга хас салкыннар да куркыта алмаган үсентеләрне. Әүхәдиевлар гаиләсе Сапка Чаллы шәһәреннән кайтып урнашкан. Илфар абый тумышы белән шушы авылныкы булса, Кәүсәрия апа Саба районының Сатыш авылы кызы. Илфар абый Автомеханика заводында, тормыш иптәше КаМАЗ җәмәгать туклануы оешмасында хезмәт куйган. 1980 елның апрелендә тулай торакта таныша Әтнә егете белән Саба кызы. Бер елдан кыз егетне армиягә озата. Ике ел буе арада хатлар йөри. 1983 елны Илфар абый армия хезмәтен тәмамлап кайта һәм октябрь аенда алар кавышалар. Шул көннән 34 ел иңне-иңгә куеп яши алар. Ике кыз тәрбияләп үстерәләр, өч оныклары бар. Илфар абыйның әтисенең сәламәтлеге начарайгач, авылга күченеп кайталар. Бүгенге көндә Илфар абыйның авыру энесе дә алар карамагында. Йорт хуҗасы күмәк хуҗалыкның амбарында хезмәт куя. Кәүсәрия апа башта фермада эшләгән, соңрак социаль хезмәткәр булып та йөргән. Аның инде лаеклы ялга чыгар вакыты җитеп килә. Хуҗалыкларында үзләре өчен үрдәкләрдән тыш, ике үгез дә асрыйлар. Ял көннәрендә Чаллыдан кызлары, оныклары кайта. Тырыш хуҗалар тормыштан ямь табып, һәр туар таңга куанып яши. Газетага да һичшиксез язылабыз дип ышандырдылар алар безне.

Татарстан урамында эшебезне бетереп, күрше урамга күчәбез. Алдагы хуҗаларныкы кебек үк ишегалды ямь-яшел тагын бер йортның ишеген шакыйбыз. Бу йортта да Фирдания исемле апа тора икән. Ул гомер буе сыер савучы булып эшләгән. Бүгенге көндә шушы йортта берүзе гомер кичерә. Кызы кияүдә, җәй көне оныгы кунакка кайта. Фирдания апа үз гомерендә зур югалтуларга дучар булган. Башта ире, соңрак армиядән кайтып, яңа гына гаилә корган улы начар авыртудан вафат булган. Шуңа да карамастан, күңелен төшерми, киләчәккә өмет белән карый. Гозерләребезне җиткергәч, ул да сүзебезне аяк астына салмады. Рәхмәтләребезне әйтеп без дә саубуллаштык.

Чишмәле Сап авылы Әтнәдән байтак ерак урнашкан. Авылда тырыш, уңган халык яши. Кая карама төзелеш- нәрсәдер үзгәртәләр, яңасын булдыралар. Йортлар да зур, матур, барлык белән яшәүләре күренеп тора. Безне дә биредә ачык йөз белән, гомер буе аралашып яшәгән якын кешеләр кебек кабул иттеләр. Берәү дә сүзебезне аяк астына салмады, үтенечебезне кире какмады. Соңрак кергән йортның хуҗабикәсе Фәридә дә, шат күңелле дустыбыз Равил белән аның тормыш иптәше Гүзәл белән дә рәхәтләнеп сөйләштек, хәтта соңгылары белән бергәләп фотога да төштек. Дуслар, танышлар таптык биредә. Инде шул дуслык киләчәктә дә дәвам итсен, без-сезгә, сез - безгә зур терәк булып, тагын бик күп еллар ярдәмләшеп яшәргә язсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев