Безгә язылдыгызмы яки Чишмәле Сап буйлап сәяхәт
Газета хәлләре бүген күпләрне борчуга сала. Көннең-көнендә язылучылар санын исәплибез. Һәр язылучы алтын бәһасенә торган сыналу көннәре бездә. Газета укучыларыбыз белән якыннанрак танышу, моң-зарларын тыңлау, шул ук вакытта аз булса да хат ташучыларга ярдәм итү уе белән районыбызның төньяк ноктасы булган Чишмәле Сап авылына юл тоттык. Без килгәндә авыл өстен...
Газета хәлләре бүген күпләрне борчуга сала. Көннең-көнендә язылучылар санын исәплибез. Һәр язылучы алтын бәһасенә торган сыналу көннәре бездә.
Газета укучыларыбыз белән якыннанрак танышу, моң-зарларын тыңлау, шул ук вакытта аз булса да хат ташучыларга ярдәм итү уе белән районыбызның төньяк ноктасы булган Чишмәле Сап авылына юл тоттык.
Без килгәндә авыл өстен болытлар каплый башлаган иде инде. Хат ташучы Рәзинә белән киңәшкәннән соң, газетабызны узган яртыеллыкта алып та, икенчесенә язылырга уйдаш-айдаш торучыларның исемлеген алдык. Кайсы бәяләр арту, кайсы - җәйге чорда газета укып утырырга вакыт тапмау сәбәпле язылмаган яисә әлегә язылырга өлгермәгәннәрнең йорт адресларын да язып алып, туп-туры өйләренә юнәлдек. Юл өстендә генә торган "Ләйсән" кибетенә кереп, иң беренче сатучы Ләйсәнне күреп сөйләшәсе иттек. Дәррәү килеп кергән "Әтнә таңы" журналистларын күреп, кибетче ханым бераз аптырап та калды бугай. Тик эшнең нидә икәнен белгәч, шунда ук ризалыгын да бирде. Рәхмәтләребезне әйтеп, беренче уңышыбызга сөенеп, машинабызда Татарстан урамының иң башында урнашкан Фирдания апаларга киттек. Ул арада коеп яңгыр ява башлады. Авылда яңгыр күптән булмаган икән, «Менә бит, яңгыр алып килдек», дип куаныштык. Фирдания апа улы белән генә яши икән. Гомере буе сыер савучы булып эшләгән, хәзер лаеклы ялда. Газетабызны күп еллардан бирле алып килгән, бу юлы да гозеребезне аяк астына салмады. Фирдания апаның өй почмагына оялаган карлыгачларны күзәтә-күзәтә, яңгыр бераз басылганын көттек тә, кабат эшебезне дәвам иттек. Күршесендә яшәгән Айдар абыйның да ризалыгын алу бик авыр булмады. "Алабыз, язылабыз, - диде ул. Инде язылган булырга тиеш идек бит", - дип хат ташучыга шалтырата ук башлады. Яңгыр туктады, кояш күренде. Ә без чираттагы язылучыбыз Флера апаның ишеген шакыдык. Өй тирәли төзелеш материаллары. Капка-койманы алыштыра башлаганнар, күрәсең, әле эше бетмәгән. Ә менә верандасын эшләп бетергәннәр. Кагып-кагып та, кычкырып карап та эш чыкмагач, инде китү ягына борыла башлаган гына идек, өй эчендә нәрсәдер дөмбердәгән кебек тоелды. Ул арада "Кем бар?" дигән тавыш та ишетелде. Аннан соң да хәйран озак көтәргә туры килде әле. Флера апаның аяклары авырта, ул урындыкка таянып кына йөри икән. Исәнлек-саулыкларын сорашып, гозеребезне әйтергә ирек бирмәде, өенә чакырды ул безне. Җыйнак кына йорт, кечкенә генә аш бүлмәсе. Флера апа ялгызы гына гомер кичерә икән. Верандада торган берүк төсле ике кечкенә велосипедка ымлавыбызны күреп, елмаеп җибәрде. "Оныгымның ике игез улыныкы. Атна ахырында кайталар, дүшәмбе кабат китәләр. Төзелешләрне дә шул оныгым алып бара. Йорт-җирләрне рәтләп җибәргәннән соң, лапасларга тотынырбыз дип торабыз", - диде. Без апа дигән белән дә, Флера апаның үзенә 85 яшь икән инде. Күршедә генә бердәнбер кызының йорт-җире. Әбисенә булышкан оныгы да шул кызының кызы икән. "Өч кыз үстерделәр, өчесе дә югары белем алдылар. Үстергәндә кулдан килгәнчә ярдәм иттем. "Бу йортларга тоткан акчаларны нихәлләр түләп бетерермен, дим дә, дәүәни, без сиңа булган бурычыбызны кире кайтарабыз, нинди акча сөйлисең син", - диләр. «Аңлагач, рәхмәт инде", - ди куанып. Әйе, эшләгән игелекләрең үзеңә меңе белән кайтсын дип, нәкъ менә шундый очракны күздә тотып әйтәләрдер, мөгаен. Тик менә безнең үтенечне генә тыңларга теләмәде Флера апа. "Газета укый алмыйм инде, картайдым. Ачуланмагыз, бәясе дә бик кыйммәт, язылмыйм", - дип кырт кисте. Ятып ялынып булмый, саубуллашып чыгып киттек.
(Дәвамы бар.)
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев