Безнең халык “голубцы” ашый
Интернет челтәрендә актарынып утыра торгач, би-ик кызык статистик мәгълүматка тап булдым.
Татарстанстат хәбәрләре буенча республикада уртача хезмәт хакы 27 мең сумнан узып киткән. Узган елның 1 августы белән чагыштырсак, хезмәт хакы 11,4 процентка арткан...
Кызык булып китте, комментарийлар белән танышырга булдым. 297 комментарийның берничәсе генә бу мәгълүматны уңай бәяләгән. Ә зур күпчелек бу саннар дөреслекне чагылдырмый дип саный. Түрәләр белән гади халыкның хезмәт хакы күләме арасындагы аерма бик зур диючеләр дә күп булып чыкты. Нәкъ мәзәктәгечә инде. Кемдер - ит, кемдер кәбестә ашый. Ә уртача алсаң, "голубцы" белән тукланалар...
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев