Безнең кавем
Табигатьтә көз патшалык итә. Кояшның соңгы җылы нурлары җанны иркәли, алтынга манчылган яфраклар ышыгында йөргәндә сагышка уралам.
Ел фасылының мин яраткан мәле бу! Үзем яз кызы булсам да - көзгә тартылам.Ниндидер аңлатып булмый торган тылсымы бар шул бу көзнең. Күңелне җирсү биләп ала, туган як, туган нигез, хыялда самими балачакның бәхетле мизгелләрен барлап утыру... Нечкә кыллардан торган җаным быел аеруча һәр нәрсәгә уяу, сизгер... Замана белән бер аякта атлап, тормыш арбасыннан төшеп калмаска тырышып йөргән бер мәлдә, аз гына тукталып, нәтиҗәләр чыгарып, киләчәккә өметләнеп, үткәннәрдән гыйбрәт алып, тормыш биргән сабакларга рәхмәтле булып яши бу адәм баласы. Һәм асылына кайта...
Яши-яши кыйммәтләр дә үзгәрә, гади тоелган әйберләрнең кадере арта, артык борчылган мәсьәләләр вак булып кала бирә. Газетага күптән язганым юк, ә бит газета укучылар белән серләшер серләрем, уртаклашыр шатлыкларым бар икән, хәер, үземә генә кагылган сөенечләр сезгә мөһим булмаса да, соңгы вакытта мине биләп алган хисләр күпләргә таныштыр дип уйлыйм.
5 нче дистәне түгәрәкләгәндә нәселем, туганнарым турында күбрәк беләсем килү, әтиемә булган яратуымны, аны югалту белән килешмәгән күңелем мине бар эшемне ташлап шәҗәрә агачын эшләргә этэрде. Әти вафатыннан соң авылга кайтулар сирәгәйде, җанны - кочагын җәеп каршы алучы этиемнең булмавы бимазалый. Татарның иң асыл сыйфаты - кунакчыллыгы - безнең әтидә генә шулкадәр зур кимәлдә булгандыр. Мәрхүм Хәйдәр Бигичев та әтинең шул сыйфатын күпләргә үрнәк итеп сөйли иде.
Әти, әти, шулкадәр сагынам сине, ә быел, вафатына 5 ел тулуга нәсел-нәсәбнең һәр тармагын барласам, рухың шат булыр, мин моңа чиксез ышанам.
Әтием гаиләдә 13 баланың -төпчеге. Татар гадәте буенча йорт-җир, туган нигез төпчеккә кала бит, әти шул миссиянең никадәр җаваплы икәнен аңлаган хәлдә нәсел чылбырын өзмәс өчен, туганнары белән аралашып, матур, дус-тату яшәде. Хәтерлим балачакта иң күп посылка авылда безгә генә килә иде. Мәскәү, Ташкент, Дмитров, Актүбә, Калуга өлкәсеннән килгән һинд чәйләре, алма-хөрмәләрнең тәме бүген дә тел төбемдә тора, Мәскәү киемнәре киеп үсү дә балачакның истәлекле мизгеле.
90 еллар илләрне, халыкларны бүлешүгә, чикләр кертергә китергән чор...
Язманы тулысы белән газета битләреннән укый аласыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев